Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мобилизациянең яңа дулкыны турында хакимияттәгеләр нәрсә уйлый?

Россиядә хәзерге вакытта мобилизациянең яңа дулкыны турында фикер алышулар юк.

Бу хакта Владивостокта уза торган IX Көнчыгыш икътисади форум кысаларында Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Мондый фикер алышулар алып барылмый», - дип ышандырды РФ Президентының матбугат сәркатибе, бу хакта сорауга җавап биргәндә.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була, дип яза «Шәһри Казан».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев