Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Монысы - балалар өлеше

Владимир Путин өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр билгеләү турындагы указга кул куйды.

Бу хакта хокукый мәгълүмат интернет-порталында хәбәр ителде.

Пособиеләр быелның 1 гыйнварыннан «Русия Федерациясе субъектлары законнарында каралган шартларда һәм тәртиптә» түләнә.

Айлык пособиене керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр алачак, өстәвенә, аларның барлык төбәк компенсацияләренә дә хокукы саклана.

Пособиенең күләме балалар өчен каралган төбәк яшәү минимумының 50 процентын (ил буенча уртача алганда 5,5 мең сум тирәсе) тәшкил итәчәк. Барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан әлеге максатларга 136,4 миллиард сум акча юнәлтеләчәк, дип искәртә РИА Новости агентлыгы.

Балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүдә өстәмә чара «Демография» гомумдәүләт проектының состав өлеше булып тора. Илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары" нигезендә 2019 ел башыннан гамәлгә ашырыла, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: kremlin.ru

Автор: Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие