Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мошенниклар кармагына эләкмик!

Татарстанда билгесез затларның фатирларга һәм йортларга кереп, үзләрен "Пенсия фонды хезмәткәрләре" дип атап, пенсия тупланмаларын теге яисә бу дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергә өндәү очраклары ешайды.

Район Пенсия фонды бүлеге кисәтә, Дәүләт Пенсия фонды вәкилләре гражданнарның өйләренә йөрмиләр, иминият таныклыгы сорамыйлар. Шулай ук Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре пенсия тупланмаларын формалаштыру буенча бернинди мәҗбүр итү эшләре алып бармыйлар.

- Пенсия фонды хезмәткәрләре йорт, фатирларга кереп йөрмиләр һәм СНИЛС номерын сорамыйлар. Шулай ук пенсия тупланмаларын формалаштыруга кагылышлы мәҗбүри аңлату эшләре дә алып бармыйлар, - дип кисәтә район Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Габделнур Нотфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пфр