Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мошенниклар “штраф” квитанцияләре җибәрә, игътибарлы булыгыз

Хәзер алдаркараклар ЮХИДИ штрафлары квитанцияләрен "басарга" да өйрәнгәннәр. Ялган квитанцияләр ЮХИДИ исеменнән таратылалар.

Барысы да чын квитанциядәге кебек. Анда автоматик режимда эшләүче фото, видео контроль җайланмалары төшереп алган мәгълүматлар да бирелә хәтта. Менә шундый "бәхет хаты", ягъни юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф салыну турындагы карар почта аша автомобиль хуҗасына килеп төшә. Тегене-моны уйламаган автомобильче "штрафны" түли, ә акчасы мошенниклар кесәсенә керә.

Ә ничек алданмаска соң? Квитанциядә автомобильнең фотографиясеннән тыш, штраф түләү өчен банк реквизитлары күрсәтелгән бланк-квитанция дә бар. Чын ЮХИДИ квитанцияләрендә "штрафны алучы" (получатель штрафа) графасында "Федераль казначейство идарәсе" (Управление Федерального казначейства) язылган була. Ә алдаркараклар квитанциясендә "Яндекс.Деньги", "РБКМани", «QIWIКошелек", "02" һәм башка электрон түләү системаларының счетлары күрсәтелә.

Әгәр штраф түләү өчен ялган бланк-квитанция алсагыз, кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итегез.
Чыганак: http://rsloboda-rt.ru
Фото: http://streetracing.ru/auto/920-shtrafy-gibdd-mogut-byt-poddelnymi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250