Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Мошенниклардан сак булыгыз!”

Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллинаның Инстаграмдагы сәхифәсен “ватканнар”. Җырчы ни булганын аңлатып, Ютуб каналына видеоязма элгән.

“Беркөнне иртәнге сәгать дүртенче яртыда билгеле булмаган номердан ватсапка чит телдә язылган смс-хәбәр килде. Мин аны укыдым, тәрҗемә иттем. Анда “сез Инстаграмда авторлык хокукларын бозасыз, фотогызны алып атмасагыз, Инстаграмдагы сәхифәгезне 24 сәгать эчендә бетерәчәкләр”, дип язылган иде. Мин паникага бирелдем. Әмма ни булганын ачыклаганчы, сәхифәмне “ваттылар”. Бу – минем хатам, чөнки без смс-хәбәр белән килгән сылтама аша фотоны алып атарга тырыштык. Ләкин моны эшләргә ярамаган икән. Дуслар, мошенниклардан сак булыгыз! Алар бик күп. Социаль челтәрләрдә генә түгел, кредит яки банк буенча да шалтыраталар. Игътибарлы булыгыз! Сәхифәмне яңадан кайтарырлар дип бик өметләнәм, без моның өстендә эшлибез. Миңа бик күп туганнар, дуслар аркылы сәламнәр юллыйсыз, хәлләремне беләсез, мине онытмыйсыз. Бик зур рәхмәт сезгә!” - дип сөйли Гөлсирин.

Әмма, кызганыч, җырчының 80 мең кеше язылган сәхифәсен кире кайтарып булмаган. Хәзер Гөлсирин яңа сәхифә ачкан. “Иң кызганычы: 8 еллык хәтирәләр, бик күп фотолар күз ачып йомганчы юкка чыкты. Күңелне төшермичә, хәзер өр-яңадан, ап-ак биттән башлыйм. Көн саен 100әр кеше языла. Яңа сәхифәмә ияләнеп киләм инде”, - диде ул. 

Лена РӘХИМОВА
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/glsirin-abdullina-moshenniklardan-sak-bulygyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев