Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мөслимдә югалган 19 яшьлек егетнең мәетен таптылар

Алмаз 21 августта өеннән чыгып китеп, югалган иде.

(Казан, 25 август, “Татар-информ”). Мөслимдә югалган 19 яшьлек Алмаз Гыйльфанов мәетен Ык елгасы төбеннән табып алганнар. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Алмаз 21 августта өеннән чыгып китеп, югалган иде. Әбисе сүзләренчә, аның артыннан билгесез бер кеше кергән һәм алар бергә чыгып киткәннәр. Шул вакыттан бирле Алмазны беркем дә күрмәгән.

Егетне эзләүгә волонтерлар да кушылган. Ике көннән соң, Ык буенда аның велосипеды һәм киемнәрен тапканнар.

24нче август көнне коткаручылар елгадан яшь егет мәете тапканы билгеле булды. Аны полициягә тапшырганнар. Алар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суга бату