Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мылтыгыӊ исәптәме?

Районда утлы корал, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен туктату максатында "Арсенал" оператив-кисәтү операциясе булып үтте.

"Арсенал" операциясе барышында быел да районда коралларның сакланыш тәртибе тикшерелде. Әгәр сезгә корал кирәк түгел, яисә утлы корал тапкансыз икән, аны полициягә алып килеп бирергә, яисә 02 телефоннары аша шалтыратып әйтергә әле дә соӊ түгел.

Татарстан Министрлар Кабинеты карары буенча, киселгән утлы корал тапшырган өчен - 3 мең, шартлаткыч матдәләр һәм шартлату чаралары өчен - 2 мең, гранаталар һәм шома көпшәле утлы ату коралы өчен - 1 мең 500 сум, көпшәсе киселгән, кулдан ясалган утлы коралга - 1 мең, газлы, пневматик һәм травматик корал өчен - 500 сум, киселгән утлы коралга хәрби кирәк-яраклар (патрон) өчен 20 сумга кадәр акча түләнә.
Фото: minsknews


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250