Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Наркотикларга “Юк” дип җавап бирергә кирәк

Районыбыз җирлегендә балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелекне, хокук бозуларны булдырмый калу чараларын оештыру һәм контрольдә тоту, наркотикларга каршы көрәш алып бару максатыннан, 29 октябрьдә прокуратура бинасының утырышлар залына КДН комиссиясенең "эшче төркем"е чираттагы утырышка җыелды.

Биредә сүз яшүсмерләрне закон бозу очракларыннан аралау, кисәтү һәм профилактик чараларны җәелдерү турында барды. Әлеге эшчәнлеккә бәя биреп, район прокурор урынбасары Фәрит Шәрифуллин үз чыгышында:
- ... Кулланганнан соң кешенең психикасына, аңына тәэсир итә торган дарулар наркотик һәм психотроп матдәләр булганнар исемлегенә керә. Алар аерым саклана, аерым исәптә тора. Аптекаларга бүленешләре дә катгый контрольдә. Әмма кайбер аптекаларда рецепт белән генә бирелергә тиешле шундый даруларны таныш-белеш, дус-иш аша рецептсыз бирү очраклары бар. Бу составында наркотик яки психотроп матдә булган даруларны табиб билгеләмәсеннән башка сату һәм куллану булып санала. Мондый сәүдә законны тупас бозу булып тора, моның өчен җәзалар да катгый, - дип ассызыклады.

Быел наркотиклар белән бәйле 4 җинаять эше ачылган. Бистәдә яшәүче балигъ булмаган бер кыз бала шәһәргә китеп, яшьләр белән дуслашкан, ә алар наркотик кулланучы егет-кызлар булып чыккан. Хокук саклау органы вәкилләре аларны тоткарлаганда бу кыз исерек хәлдә булган. Тикшерелгән анализларында аның наркотик матдә кулланган булуы ачыкланган. "Тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче бу балигъ булмаган баланың хокукларын яклау һәм киләчәген кайгырту мәсьәләсе комиссия эшчәнлегендә дәвам иттереләчәк", диде утырышны алып барган район прокуроры Зефер Абитов.

Наркомания чиренә каршы көрәштә бердәм булып күтәрелгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, чөнки наркоманнар саны арта бара. Иң борчыганы - шулар сафына балигъ булмаган балалар да өстәлә. Наркотик һәм составында наркотик матдәләр куллану очраклары белән бәйле хокук бозу фактлары теркәлде. Шушы күренешләр белән бәйле рәвештә мәгариф учреждениеләрендә кабаттан укучыларның наркотиклар турында никадәр күләмдә хәбәрдар һәм аларның наркотикларга бәйлеме, юкмы булуын ачыклау өчен тәрбияви-профилактик чаралар, тестлар, ачык дәресләр, маниторинглар уздыруның кирәклеге хакында искәртелде. Наркоманиянең зыянын төшендерү өчен әлеге эшчәнлекләрне психологлар, табиб-нарколог, шәфкать туташы, хокук сагында торучы вәкилләр һәм балигъ булмаган балалар белән эшләүче белгечләр белән оештыру кирәк. Наркотикларга каршы көрәш турында кинолар күрсәтергә һәм белгечләр чыгышлары белән дәллиләп куярга кирәк, дигән тәкъдим яңгырады.

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов та мәгариф учреждениеләрендә профилактик чараларны ешрак уздырырга, контрольне тагын да ныгытырга, рейдлар уздырырга кирәклеген ассызыклады.

Комиссиядә исәптә авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм учетта торучы балалар һәм андый гаиләләрдә килеп чыккан низаглар турында да сүз булды. Ялгыз гына балалар үстерүче бер ана эчеп алгач, исерек хәлдә балаларын кыйнаган. Балалары вакытлыча күрше райондагы балалар йортына озатылган, ана кеше җаваплылыкка тартылган. Икенче бер авылда хәмер белән дуслашкан яшь әти дә гаилә әгъзаларын җәберләп, кечкенә яшьтәге балаларын кимсетеп яшәгәне өчен җавап тота.

Чираттагы мәсьәлә буенча мәктәп яшендәге балаларга хезмәт тәрбиясе бирүнең тәртипләре, таләпләрнең үтәлешләре хакында сүз барды. "Медицина тикшерүе үткән, әти-әни яки аларны алмашыручы затларның һәм җаваплы орган вәкилләре белән килешү төзелеп, рөхсәт алынган, инструктажлар тиешле дәрәҗәдә үткәрелгән очракта гына укучыларны авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренә яки оешма-предприятиеләргә күмәк эшләргә җәлеп итәргә мөмкин" , дип белдерде Зефер Абитов. Аның тарафыннан биредә катнашканнарга көн темасында күтәрелгән мәсьәләрне ачыклауны, дәүләт органнары тарафыннан тиешенчә игътибар бирелүне контрольдә тотарга һәм хокук бозуларны булдырмау өстендә эшләргә, дигән бурыч йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250