Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Әни коткар»га ышанма

Җинаятьчеләр алдау юлы белән кешеләрнең матди байлыкларын, акчаларын урлау ысулларының яңа төрләрен уйлап табалар.

Бүгенге көндә Россия, Татарстан күләмендә җинаять төрләре күбәеп бара. Җинаятьчеләр алдау юлы белән кешеләрнең матди байлыкларын, акчаларын урлау ысулларының яңа төрләрен уйлап табалар. Шуны истә тотып, Балтач районы эчке эшләр бүлеге тарафыннан җинаятьләрне кисәтү максатыннан төрле кисәтү чаралары үткәрелә. Һәртөрле хокук бозу очракларын участок вәкилләренә яисә түбәндәге телефон номерларына шалтыратып кичекмәстән хәбәр итүегезне сорар идек. Хәбәрләрне телефоннан шалтыратып та, яисә язма рәвештә, электрон почта аша да хәбәр итәргә мөмкин.
Тәүлеклек кизү тору бүлекчәсе: (884368) – 2-43-46; 02, 112.

Бу исәптән җинатьләрнең бер төре булган алдау юлы белән эшләнгән төрләрен санап үтәбез:

“Әни коткар” (Мама выручи)
Кешенең кәрәзле яки өй телефонына таныш булмаган кеше шалтырата һәм “Улыгыз яки берәр туганыгыз бәлага юлыкты, аны полициядән алып калырга күпмедер күләмдә акча кирәк” – дип хәбәр итә. Шуннан соң бу кешегә нинди исәпкә акча күчерергә кирәк икәнлеген аңлата. Берникадәр вакыттан соң кеше үзенең алданганын аңлый.

“Сез җиңүче” (Вы победитель)
Кәрәзле телефонга “Сез машина оттыгыз” дигән хәбәр килә. Шуннан соң билгеле бер телефон номерына шалтыратырга тәкъдим итә. Шалтыратканнан соң оператор билгеле бер сумманы исәп-хисап  счетына күчерергә куша. Бу сумма конкурста катнашуны дәвам итү өчен дип аңлатыла. Кешенең ышанычын яулар өчен интернетка кереп карарга тәкъдим ителә. Беренче сумманы күчергәннән соң, оператор машина откан өчен салым суммасын күчерергә куша һәм сезне “җиңүче” дип игълан итә. Машинаны кайдан килеп алырга икәнлеген, адресны әйтә. Шуннан соң операторның телефоны сүндерелә, аның белән кабат сөйләшү мөмкинлеге югала һәм ул әйткән адрес буенча бернинди дә машина булмый.

“Социаль  хезмәткәр”
Яшь кызлар, яшь егетләр үзләрен “социаль хезмәткәрләр” дип таныштырып, пенсионерларның өйләренә керәләр. Тиздән Россиядә акча үзгәрү була дип алдап, пенсионерларга булган акчаларын алмаштырырга тәкъдим итәләр. Пенсионер, акчасын биреп җибәргәннән соң гына алданганын аңлый.

Чегән милләтеннән булган хатын-кызлар өйгә кереп, “Өегезгә бозыклык керткәннәр, ул сезгә акча яки кыйбатлы алтын әйберләрегез аркылы килгән” дип алдыйлар. Бу бозыкны  чыгару өчен билгеле бер ритуал үткәрергә кирәк икәнен аңлаталар. Ритуалны үткәргәннән соң, кешегә акчаларын һәм кыйбатлы алтын әйберләрен мендәр астына куярга кушалар. Кешеләр 2 тәүлектән соң акчаларының һәм кыйбатлы алтын әйберләренең юкка чыкканлыгын күрәләр.

“СМС- үтенеч”
Кәрәзле телефоннан хәбәр  килә. Анда “ Минем белән күңелсез хәлләр булды, тиз арада шалтырат, әгәр телефон җавап бирмәсә, билгеле бер суммада телефонга акча сал, соңыннан барын да аңлатырмын”, диелә текстта.

Банк картасыннан урлау
Кәрәзле телефонга “ Сезнең банк картагыз ябылды” дигән хәбәр килә һәм түләүсез бер номерга шалтыратырга тәкъдим ителә. Карта хуҗасы бу номерга шалтыраткач, үзе компьютер ( сервер) ватылды һәм яңадан кертү өчен банк картасының ПИН кодын сорыйлар. Шунан соң кеше акчасын үзләренә күчерәләр.
 Районыбыз халкы югарыда язылганнарны истә тотып, җинаятьчеләр корбаны булмасыннар иде.

Россия эчке эшләр министрлыгының
Балтач районы буенча бүлеге.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал