Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ничек итеп биш хатын-кыз булачак тормыш иптәшен төрмәдән чыгарган?

Мөстәкыйль тормыш корып, балалар үстерү, бәхетле булу турында хыялланган хатын-кызлар гаделлек өчен көрәшеп, бәлагә тарыган бер ир-атка булышырга алына.

Өйләнү түгел сөйләнү

Тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше ачылып, эшләре Лаеш районы судына барып җиткән бу биш хатын-кызның язмышлары төрле булса да, булачак тормыш иптәше белән танышу тарихлары бер-берсен кабатлый.

Мөстәкыйль тормыш корып, балалар үстерү, бәхетле булу турында хыялланган хатын-кызлар гаделлек өчен көрәшеп, бәлагә тарыган бер ир-атка булышырга алына. Һәркайсы үз теләге белән кулдан килгәнчә бичара иргә ярдәм итмәкче. Гаепләнүченең суд барышында: «Акчаларын минем карточкага үз теләкләре белән күчерделәр», – дип аклануы да шуңа бәйле бугай.

«Киләчәккә өметем уянды»

Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, Казанда яшәүче 32 яшьлек Алик Данилов булачак корбаннарын танышулар сайты аша табып алган.

Әлеге сайтка махсус кереп карадым: кем белән һәм нинди максатларда танышырга теләвеңә карап, монда ир-атларның яки хатын-кызларның төрлесен табарга була. Бернинди документ та, тикшерү узасы да түгел. Бары тик исемеңне күрсәтеп, әлеге сайтта теркәлергә генә кирәк. Башкасын кәрәзле телефон аша ачыкларга кала.

Яшьрәк чакта парын табарга өлгерә алмый калган ир-ат яки хатын-кызлар әлеге сайт аша үз парын таба икән – аннан кемгә зыян? Ишетеп белүемчә, арада үз тиңнәрен табучылар да аз түгел. Ни дисәң дә, ялгыз яшәүгә караганда, парлы тормыш күңеллерәк. Мондый ыгы-зыгылы заманда интернет аша танышу да гөнаһ түгелдер. Тик нәтиҗәсе генә уңай булсын.

Казанның Кызыл Позиция урамында яшәүче Елена Романова да үзеннән ике яшькә олырак Алик Данилов белән танышулар сайтында аралашып китә. Көн саен эштән кайткач, озын-озаклап телефон аша хәбәрләшү ялгызлыктан арыган бу ике кешене көннән-көн күбрәк якынайткан булса кирәк. Елена моңарчы таныш булмаган ир-атның үзе турында үтә тыйнак итеп язуына игътибар итә, фотосына карап соклана. Үз чиратында шәхси тормышы, әти-әнисенең ничек итеп аны югары белемле итәргә тырышуы, әтисе вафатыннан соң, биш елдан артык авыру әнисен тәрбияләве турында яза.

Тормышта беркемнең дә күңеле буш түгел. Яңа танышының язмышы тагын да катлаулырак икән бит. Кайчандыр танылган спорт остасы, автосервис хуҗасы Алик Данилов хатыны һәм кызының гомере өзелүгә сәбәпче булган берәүне кыйнаган өчен төрмәдә утыра. Үзен вакытыннан элек иреккә чыгаруларын сорап, гариза да язган. Моның өчен тикшерү эшләрен яңабаштан карап, хөкем карарын үзгәртү зарур. Бу эшләр бушлай эшләнми, акча кирәк. «Синең белән танышканнан бирле, тормышка өметем уянды. Бергә-бергә бәхетле итеп яшисем килә», – дип күңел җылытырлык сүзләр язган эшмәкәр ир-ат иреккә чыгу белән бурычын кайтарачак, имеш.

Кыйммәткә төшкән «бәхет»

Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, 2020 елның 21 июнендә Елена Романова Казанның Юлиус Фучик урамында урнашкан электрон терминалдан Алик Данилов күрсәткән номерга 35 мең сум акча җибәрә. «Бик зур рәхмәт. Эш башланып китте. Бурычымны чыгу белән кайтарачакмын», – дигән шатлыклы хәбәр ала.

Тик акча җибәрү хәлләре моның белән генә тукталып калмый. Бер атнадан ашыгыч рәвештә 60 мең сум кирәк була. Аннары Еленага Лаеш районының Державино бистәсендәге «МТС» кәрәзле телефон хезмәте аша 200 мең сум акча салырга туры килә.

Бәхетле булу өчен берни кызганыч түгел. Елена да әти-әнисеннән калган барлык акчаны шул максатка тота. Өченче тапкырында – 198 мең, тора-бара 331 мең сум акча җибәрә. Аннан тагын кирәк була. Шулай итеп, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә барлыгы 1 миллион 700 мең сум акча Алик Данилов әйткән карточка номерына җибәрелә. Тик нәтиҗәсе генә көткәнчә булып чыкмый. Төрмәдән чыгарга тиешле көннәрдә ир-ат хәбәрсез югала. Борчуга төшкән Елена, бар эшен ташлап, булачак ирен эзләргә тотына. Ахыр чиктә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Менә шунда инде сәер хәлләр ачыклана башлый. Аның кебек, булачак тормыш иптәшен эзләп, полициягә мөрәҗәгать итүчеләр саны… уннан артык булып чыга.

Акчаны кире кайтарасы

Полициягә мөрәҗәгать иткән хатын-кызларның бары тик берсе – Елена Романова гына үзе белән килеп чыккан хәл турында язуга ризалык бирде. Калганнары суд хәлләрен туганнары, таныш-белешләре, хезмәттәшләре белүдән уңайсызланды.

Чыннан да гаҗәп бит: ике бала әнисе Алина Юналиева сайт аша танышкан чит бер ир-атка үз теләге белән 780 мең сум акчасын күчерсен әле! Ләйсән Вафина һәм Роза Сәгыйрованың да бар булган акчасы Алик Даниловны «вакытыннан элек төрмәдән чыгару»га китеп баруга ышанырлык түгел.

Ялгыз хатыннарны бәхетле итәргә ышандырган Алик Данилов үзе кем икән соң? Сак астында суд залына алып кергәнче, баһадир гәүдәле, чибәр ир-ат дип булыр дип көткән идем. Башын иеп кергән ябык гәүдәле мескен кыяфәтле ирне күргәч, тагын да аптырый төштем. Бер ел дәвамында биш хатын-кызның башын әйләндереп, соңгы акчаларын алырга аны нәрсә мәҗбүр иткән?

Суд материалларыннан күренгәнчә, 1989 елда Түбән Кама шәһәрендә туып-үскән Алик Данилов, чыннан да, 2012 елда Мәскәү шәһәренең Дорогомилов районы суды тарафыннан Россия Федерациясе Җинаять кодексының 162 нче маддәсе нигезендә 6 елга ирегеннән мәхрүм ителгән була. 2018 елда төрмәдән чыгарыла. Өйләнгән. Хатыны белән балигъ булмаган ике бала үстерәләр. Моңарчы Казандагы төзелеш оешмасында төнге каравылчы булып эшләгән.

– Төрмәдә утырганда карта уйнарга күнегеп киттем. Иреккә чыккач та әле картада оттырам, әле букмекер оешмаларына бурычлы булып калам. Откан чакларым да булды. Уйныйсы килә. Акча гел кирәк. Төн буе каравылда торганда телефоннан аралашып, вакыт та тизрәк уза, акча да килә тора, – дип сөйләде ул суд утырышында. – Төрмәдә төрле язмышлы кешеләр белән аралашырга туры килде. Игорь исемле берәү хатыны һәм баласының гомерен өзүдә гаепле кешене кыйнаган өчен утырды. Гел аралаша идек. Шул кеше сайт аша хатыннар белән танышып, алардан акча алуы турында әйткәләде. Хатыннар белән танышканда аның язмышын күздә тоттым.

Һәр медальнең ике ягы була. Кәрәзле телефон, интернет, сайт кебек заманча технологияләр кыек куллы мошенникларга гына хезмәт итеп калмый, ә алар кылган җинаятьләрне ачыкларга да ярдәм итә. Хокук сакчыларының берничә томлык тикшерү материалларында да алынган акчаның кемгә, күпме һәм кайчан бирелүе сәгате-минуты белән ачыкланган. Хәер, гаепләнүче моны үзе дә инкарь итми.

Лаеш районы суды, ачык утырышында әлеге җинаять эшен карап, Россия Федерациясенең 158, 159 нчы маддәләре буенча Данилов Алик Мирзанур улын гаепле дип табып, каты режимлы төрмәдә тоту шарты белән дүрт елга ирегеннән мәхрүм итте. Суд карарында әйтелгәнчә, алдау юлы белән алынган акча тулысынча кире кайтарылачак.

Камил Сәгъдәтшин

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кырыкалдар аферист