Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ничек итеп сатарга? Нәрсәне?

Авыл хуҗалыгы җирләрен ничек итеп законлы сатарга? Әлеге сорауга  ТР күпфункцияле үзәгенең Балтачтагы  филиал җитәкчесе Ирек Шәрифуллин җавап бирә.

«Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирдә мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнүче фермер үзе биләгән участокның бер өлешен өстәмә хезмәт хакы өчен сатарга карар кылганлыгын күз алдына китерик. Сатып алучыны (шәхси зат) табып, ул республика күпфункцияле үзәгенә сату-алу килешүен теркәү өчен мөрәҗәгать итә. Әмма үзәк хезмәткәрләре аңа  Росреестрның килешүне теркәмәве турында кисәтәчәк. Ни өчен? “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр” категориясендәге җир кишәрлеген сату закон тарафыннан күрсәтелгән процедура буенча башкарылырга тиеш. Бу очракта сатучы РФ субъекты яки муниципаль берәмлектән өстенлекле сатып алу хокукы барлыгын белергә тиеш була. Шуңа күрә ул, бәясе, күләме, урыны һәм вакыты күрсәтелеп, аны сатарга ниятләве турында язма рәвештә РФ субъекты дәүләт хакимияте органына (Татарстанда-ТР Министрлар Кабинеты) хәбәр итәргә тиеш. Хәбәр расписка астында тапшырыла яки заказлы хат белән тапшыру турында уведомление белән җибәрелә.

Шулай ук хәбәр кергән көннән соң 30 көн эчендә хакимият органының өстенлекле сатып алудан баш тартканнан соң гына, сатучы өченче затка җирне хәбәрнамәдә күрсәтелгән бәядән ким булмаган бәядән сатарга хокуклы.

Сезнең участокның нинди категориягә кергәнен җир документларыннан яки күпфункцияле үзәк аша соратып белергә була. Шулай ук әлеге мәгълүматларны Росреестрның ачык кадастр картасында карарга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев