Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Нигә һаман алданабыз?

Бүген алдаулар-алданулар, аларның төрләре, ысуллары... – барысы турында да язып-аңлатып торалар. Әмма алдаучысы да, алданучысы да һаман табыла бирә.

Район, авыл җирендә мондый хәлләр булыр дип ышана торган да түгел. Өстәвенә, читтән килгәннәр түгел, үзебезнекеләр бер-берсен: танышын да, таныш түгелен дә кәкре каенга терәтергә сәләтле икән ләбаса.

Дөрес аңлагыз, бу язмабыз кемнедер гаепләү өчен түгел, бәлки шушындый аяныч хәлләр кабатланмасын, юк-бар тәкъдимгә ышанып, хәләл көч белән табылган акчаларыгыздан коры калмагыз дип кисәтү өчен генә. Шуңа күрә алдаучының да, зыян күрүчеләрнең дә исемнәрен үзгәртеп бирергә булдык.

2014 елның җәеннән 2017 елның ноябренә кадәр булган әлеге серияле алдауларның башында бер кеше тора: алдап, ышанычка кереп, берничә кешене, әле кайберсен берничә тапкыр алдый ул. Өч бала анасы Р. күп очракта ике авыру баласын әле Мәскәүгә, әле Казанга операциягә алып барырга кирәк, “К. авылындагы фатирымны саткач түлим”, – дип, алдый. А. авылында яшәүче таныш ирдән ул шушы юл белән дүрт тапкыр: беренчесендә 70 мең сум, икенчесендә – 100 мең, өченчесендә – 150 мең, дүртенчесендә инде 50 мең сум акча алуга ирешә. Ышанычка керү өчен 5000 сумны кире кайтару да җитә. Авыру сабыйларны жәлләп, әҗәткә дип акча биргән ир бер ел эчендә 365 мең сум акчасыннан “колак кага”.

Алга таба Р. башка төрле сценарий буенча эш итә башлый. Ул үзенең корбаннарын... авыру бала тәрбияләүче әти-әниләр (!) арасыннан эзләүгә күчә. Һәм, кызганычка, таба да. Берне генә түгел, берничәне. “Сезнең балагызга балигълык яшенә җиткәнче группа алып бирәм, ВТЭКта таныш табибым бар”, – дип, Ш. авылында яшәүче С. ханымнан 40 мең сум акча ала, аннан соң, мең дә бер төрле сәбәп табып (кызганычка, ышанучан әни кеше ул корган тозакларга каба, ышанычлы булсын өчен кырыгалдар ханым әллә кайлардан, әллә нинди белешмәләр, документларның күчермәләрен сората шул), тагын 23 мең сум акча алуга ирешә. Бу гаиләгә килгән бөтен матди зыян 63 мең сум.

Бераздан инде Р. исемен алыштыра. Корбанын “Вконтакте” сайтыннан сайлап ала. Шулай ук авыру баласы булган, яңадан инвалидлыкны рәсмиләштерү кирәк булган кешене. Аларга да шушы эштә ярдәм ышандырып, җиңел генә 38 мең сум акчаны кулга төшерә. Чарасызлыктан тәкъдим ителгән ярдәмгә, ялган ярдәмгә ышану әнә шулай шактый  кыйммәткә төшә әлеге гаиләгә. Өстәвенә шул 38 мең сумны үзем түләдем дип ышандырып, әле тагын миннән 20 мең сум акча алып торды дип распискага кул куйдыртып, алтын балдагын залогка ала. Болар гына да аз кебек тоелган күрәсең. “Табибка илтергә кирәк”, – дип, ике капчык бәрәңге дә сорап ала. Бераздан исә шушы ук ханымга: “Өченче бала тугач бирелә торган җир участогы өчен 200 мең сум акча алып бирәм, адвокатка бирү өчен кирәк”, – дип, 25 мең сум акча сорый. Бер-бер артлы,  азлап-азлап, 18 мең сумын алуга ирешә дә.

Алдар хатын “корбаннарны” эзләп табып кына тора: К. авылында яшәүче туганының паспортын урлый һәм шуның белән Балтач бистәсендәге бер сәүдә ноктасында 27 мең 576 сумга ноутбок һәм кесә телефонын кредитка ала. Билгеле, паспорт хуҗасы исеменә. Шушы ук юнәлештәге эшчәнлеген дәвам итеп, ул К. авылында яшәүче икенче төркем инвалид ханымга 68 мең сум күләмдә кредит рәсмиләштертә. Янәсе, үзе түләп барачак. Акчаны кулга төшергәч исә бу вәгъдәсен оныта, кызганычка. Тагын бер авылда яшәүче, авыру бала үстерүче ананы да, юк-бар сәбәпләр табып, икешәр мең сум акча ала-ала, 41 мең 200 сумга алдый.

Шушы эшләре өчен үткән елның гыйнваренда кырыгалдар хатынга суд була. Һәм ул РФ Җинаятьләр Кодексының берничә маддәсе буенча гаепле дип табыла. Ул ике ел да биш айга ирегеннән мәхрүм ителә. Әмма өч балигъ булмаган баласы, инвалид балалары булу сәбәпле, шартлы рәвештә хөкем ителә.

Тик... әле тагын ике очрак ачыклана. Баксаң, шул ук 2017 елның октябрь-декабрь айларында ул тагын авыру балаларына дару алырга, дәвалануга барырга кирәк дип, ике кешене алдап, берсеннән 3 мең, берсеннән 35 мең сум акча ала. Әле бераздан икенчесен: “Дәваланырга акча җитеп бетмәде”, – дип ышандырып, кабат 15 мең сум ала. Әлеге 50 мең сум акчаның фәкать  8 меңен генә кайтарып бирә. Үзенә яхшылык эшләргә тырышкан изге күңелле кешеләрне алдау героебызга бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Бу көннәрдә Балтач район суды кабат хөкем карары чыгарды. 240 сәгать мәҗбүри эш өстенә, ике елга кичектерелгән шартлы хөкем карары үзгәртелергә, бу ханым реаль срок алырга да мөмкин...

Өстәвенә әле мондый фактлар күрше Арча районында да ачыкланган...

Авыру балалар язмышлары, изге ният белән ярдәм итәргә әзер торучыларның беркатлылыгыннан явызларча файдалануның азагы башкача бетә дә алмый торгандыр. Заман чиренә әйләнгән кырылдарлар тозагына ансат кына кабудан сакланырга тырышсак та, мондый очраклар кешеләргә ышанычыбызны да киметмәсен иде...

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять