Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Нигә миӊа субсидия булмаячак?

– Алып кайтып чеби сатып сатучыдан 100 баш чеби алдым. Субсидия алыр өчен кәгазъләр җыя башлаган идем, Сиӊа ветеринария белешмәсе бирмәячәкләр, шуныӊ өчен субсидия ала алмаячаксыӊ, дип әйттеләр

– Алып кайтып чеби сатып сатучыдан 100 баш чеби алдым. Субсидия алыр өчен кәгазъләр җыя башлаган идем, Сиӊа ветеринария белешмәсе бирмәячәкләр, шуныӊ өчен субсидия ала алмаячаксыӊ, дип әйттеләр. Шуӊа ачыклык кертегез әле, дип яза газета укучыбыз.

Бу сорау белән без районныӊ баш ветеринария табибы Алмаз Исрафиловка мөрәҗәгать иттек һәм ул түбәндәгечә җавап бирде:

– Шәхси эшмәкәрләр, сатар өчен күпләп чеби-бибиләр алып кайтканчы, район ветеринария идарәсенә килергә тиешләр. Аларга, кайсы инкубаторлардан кош-корт алырга була, шуныӊ исемлеге бирелә. Сатар алдыннан, хуҗалыкларында аларны саклау урыныныӊ таләпләргә туры килүе тикшерелә. Һәм аларга, бары Балтачтагы үзәк базарда сатарга мөмкин, дигән ветеринария белешмәсе бирелә. Шушы таләпләрне үтәгән шәхси эшмәкәрләрдән алынган кош-корт өчен алынган накладной, акча түләнгәнгә язу һәм ИНН белән район ветеринария идарәсенә ветеринария белешмәсе алыр өчен шәхсән мөрәҗәгать итәргә була.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субсидия