Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Ниндзя»лар безнеӊ арада

ЮХИДИ хезмәткәрләре махсус тамгалары булмаган машиналарда юл кагыйдәләрен бозучыларны аулый.

Казаннан машина белән кайтып килеш. Инде Арчаны да чыктык. Һәркем шикелле вакытында өйгә кайтып керәсе һәм шунлыктан тизлекне арттырасы килә. Арча белән Мәтәскә авылы арасында кагыйдәне бозмыйча узышырга мөмкинлек юк, диярлек. Ярамаганны да беләбез, әмма…
Менә бүген дә ашкынып алга кызуланганда, күӊел нәрсәдер сизенгәндәй, бу теләккә каршы килде. Түздем, акрын барган машиналарга ияреп, җайлап кайтам. Шул арада, юлныӊ каршы ягында туктап торган гади «Унлы» күзгә чалынды. Якыннан карасак, машина эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре утыра. Менә чап син, ГАИ машинасы күренми, дип. Күзгә күренми торган, юл кагыйдәләрен бозучыларны аулаучы «ниндзя»лар безнеӊ якка да килеп җиткән икән. Сак булыйк җәмәгать. Алар өчен түгел, дөресен әйткәндә үзебезнеӊ тормышны саклау һәм якыннарыбызны борчуга салмас өчен.

Фото: https://russian.rt.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250