Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әнисе малаен, башына капчык кидереп, урманда калдырган

Мәскәүнең МКАД юлында водительләр кичә иртән башына пакет кидерелгән малайны табып алалар.

Ул скотч белән ябыштырылган, малай пакетны сала алмый, аның куллары да шул пакет астында була, күрер өчен ул аны тишкәләгән. Водитель 6 яшьлек малайны заправкага илтә һәм полиция чакыртуны сорый. Малай этләрен батырырга маташканы өчен әнисенең аны урманда калдырып китүен әйтә. 17 февраль көнне   әнисе аны бер тапкыр да ашатмавын әйтә.

Әле тикшерүчеләр паркта төн чыккан малайның әнисеннән сорау алалар. Хатын сүзләренә ышансаң, 17 февраль көнне малай кача. Ләкин полициягә ул 18 февраль иртәсендә генә, сәгать 5.30ларда хәбәр итә. Гаризасында хатын машинада “Лосиный остров” тыюлыгы яныннан китеп барганда улының үтенечен тыңлап, урманга керүен хәбәр итә. Малай исә кача, урманга кереп китә. Ана кеше сүзләренә ышанганда, ул 17 февраль көнне малае югалгач, имеш, көн буе аны үзаллы эзли, ләкин адаша. Пакет хакындагы сүләрне ана кеше кире кага. Малай белән әнисенең показаниеләре туры килми, шуңа да ана кеше әлегә кулга алынган.

Заправкадагы малайны ашыгыч ярдәм хастаханәгә алып китә. Табиблар аңа икенче дәрәҗә өшү билгеләре куйган, әле ул медицина тикшеренүе үтә.

Тирә-ягыбызда адекват булмаганнар арта бара, кызганычка каршы, дип яза Өмет басмасы.

Фото: omet-rb.ru

 

Фото ачык чыганактан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять

2
X