Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әнисен кыйнаган Казан кешесе ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән

82 яшьлек әбинең сәламәтлегенә җитди зыян килгән.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Әнисен кәстрүл һәм пыяла стакан белән кыйнаган 56 яшьлек Казан кешесе ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Судта ачыкланганча, узган елның 4 ноябрендә Казанда яшәүче 56 яшьлек ир-ат Рәхимов урамындагы үз фатирында 82 яшьлек әнисе белән ачуланышкан. Ир-ат аек булмаган. Низаг барышында ир әнисенә металл кәстрүл һәм башына пыяла стакан белән суга», - дип сөйләде агентлыкка Руслан Галиев.

Нәтиҗәдә, өлкән яшьтәге әбинең сәламәтлегенә җитди зыян килгән.

Ир үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа ярты елга сынау срогы белән ел ярымга шартлы рәвештә җәза билгеләгән.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять