Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Нәни баланы әнисе һәм үги әтисе җәзалаган

"Баш мие селкенгән. Башында, гәүдәсендә, аяк-кулларында йомшак тукымалар травмасы, сыдырылган урыннар, башында эренле яралар бар. Иңбаш сөяге сынып, кабат ялганып үскән, кабыргалары сынган һәм ялганып төзәлгән"

"Баш мие селкенгән. Башында, гәүдәсендә, аяк-кулларында йомшак тукымалар травмасы, сыдырылган урыннар, башында эренле яралар бар. Иңбаш сөяге сынып, кабат ялганып үскән, кабыргалары сынган һәм ялганып төзәлгән" — алты яшьлек балага дәваханәдә шундый диагнозлар куелган.

18 декабрьдә Волгоград шәһәрендәге 7 санлы дәваханәгә алты яшьлек малайны китерәләр. Аны күргән табиблар да, полиция хезмәткәрләре дә тетрәнә. Сабыйның тәнендә үлекле яралар күренә, колаклары ертылган була. Әнисе һәм үги әтисе баланы шулай итеп имгәтеп тәрбияли, ашатмас өчен суыткыч яныннан куып җибәрә. Бу турыда «Волгоград-Онлайн» хәбәр итте.Русия Эчке эшләр министрлыгының Волгоград өлкәсе буенча Баш идарәсе мәгълүматы буенча, 18 декабрьдә Курчатов урамындагы фатирда яшәүче кеше полициягә мөрәҗәгать итә. Бу ир күршедә яшәүче сабый баланы системалы рәвештә кыйнап торуларын белүен, дәшми булдыра алмавын әйтә.Баланың мәктәпкә йөрмәве ачыклана. Хокук саклау органнары мәгълүматы буенча, малайны анасы белән бергә мәктәпкә чакырталар. Алар белән сөйләшкән вакытта балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспектор малайның тәнендә травмалар булуын күрә. Малай үзе дә зарлана. Ул әти-әнисенең кыйнавын, ашарга бирмәвен әйтә.Алты яшьлек малайның әнисенә - 22, үги әтисенә 25 яшь. Полициядә сораштырганда бу егет үги улын дәрес әзерләмәгән өчен каеш белән кыйнаганын әйтә. Имеш, ул баланың кабыргаларына да ялгыш сугып җибәргән. Үги әти тагын бер тәрбияләү «чарасы» вакытында баланың колакларын ерткан. Башы имгәнү сәбәбе — кулдан ычкынырга маташканда малай, омтылып китеп, башы белән стенага бәрелгән, имеш.Бу хакта "Интертат.ру" яза.Иргә ияреп, үз баласын җәзалаган хатынга ни диясең?.. Әле сабый җавап кайтара алмаган да бит, еллар узгач, син шундый ук көчсез булырсың, менә шунда әҗереңне алуың да ихтимал...  

Автор: Резида Валитова

Фото: "Интертат"

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять