Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Нурфат Яппаров: "Саклык чараларын күрик"

Яз кояшы карый башлау белән янгыннарның чыгу очрагы да еш күзәтелә. Кипкән чирәмнәргә ут төртү дисеңме, я булмаса сүндерелеп бетермичә калган учак дисеңме...

Яз кояшы карый башлау белән җир өслегендә кыштан җыелып калган чүп-чарлар, тау итәкләрендә, болыннарда, басу кырларда көздән калган иске үләннәр хасил була. Янгыннарның чыгу очрагы да еш күзәтелә. Кипкән чирәмнәргә ут төртү дисеңме, я булмаса сүндерелеп бетермичә калган учак дисеңме – болар барысы да янгын килеп чыгуның сәбәбе булып тора.

Мондый очракларны булдырмас өчен авыл җирлеге башлыкларына, урман хуҗалыгы, оешма җитәкчеләренә, шулай ук шәхси хуҗалыкларда кичекмәстән түбәндәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә киңәш итәбез:
- ирекле янгын сүндерү командаларын булдыру;
- чүп-чарларны һәм корыган үләннәрне чистарту;
- урман, посадка, басу кырыйларында янгын күчмәсен өчен сукаланган полоса булдыру;
- елгаларда, буаларда су алу урыннары булдыру;
- авыл җирлекләрендә, авыл хуҗалыгы оешмаларында кизү торуны оештыру;
- авыл җирлекләрендә, авыл хуҗалыгы предприятеләрендә, оешмаларда, шәхси хуҗалыкларда янгын сүндерү өчен су запаслары булдыру;
- шәхси хуҗалыкларда өй яннарында су савытлары яки янгын сүндерү җайланмасы булдыру.

Шулай ук авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә кичекмәстән ферма яннарын чүп-чардан чистартырга кирәк.

Нурфат Яппаров
Балтач һәм Кукмара муниципаль районнары буенча

дәүләт күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы