Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Нурфат Яппаров:" Янгыннарга юл куймыйк"

Приборларның нормаль эшләве өчен аларның төзек булуы һәм үзләреннән дөрес файдалану кирәк.

Куллану срогы чыккан, яисә үзбелдек белән кулдан гына ясап куйган приборларны кулланырга ярамый. Приборларны ремонтлау эшен дә бары тик квалификацияле белгечләргә генә ышанып тапшырырга кирәк.Әмма әлеге таләпләрне һәрвакытта да үтибезме соң?
Арада электр белән җылыту приборлары аеруча куркыныч санала. Үтүкләр янып китми торган аслыкта торырга, термокөйләгече, утлы индикациясе дөрес эшләргә тиеш. Аслыкларның конструкциясе приборларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә хәлиткеч роль уйный. Алюминнан, яисә башка төрле ак төстәге металлдан эшләнгән аслыклар җылыны яхшы саклый, ә кирпеч я керамик плитәләр, үтүкләр озак вакыт тоташтырылган хәлдә торганда, җылыны озак вакытка тоткарлап кала алмыйлар.
Көнкүреш техникасын кабызганда я сүндергәндә розеткадан очкын чыкканны күрсәгез, яисә прибор эшләгәндә алар кыза торган булса, бу контактларның зәгыйфь икәнлеген күрсәтә. Иң яхшысы - аларны алыштыру.
Катлаулы көнкүреш техникасының җиргә тоташтырылган булуы да шарт. Моның өчен сатуда тиешле розеткалар бар. Өйдән чыгып киткәндә, шнурларны электр розеткаларыннан тартып алырга гадәтләнегез. Эшләп торган электр приборларын караучысыз калдырмагыз, бигрәк тә - төнгә каршы.
Электр җайланмаларын эксплаутацияләгән вакытта түбәндәгеләрне эшләү тыела:
- үткәргече изоляцияләнмәгән, яисә төзексез электр ярдәмендә җылыту приборларын эшләтү;
- электр приборларын ышанычлы һәм тиз кабынып китүчән материалларга кызулыкны артык үткәрми торган аслыктан башка эшләтү;
- асбест аслык куймый торып, яссы электрүткәргечләрне сузу;
- электрүткәргечләрне төйнәү, лампадан бау я башка шнур ярдәмендә тарттырып кую, лампочкасын кәгазь я тукыма белән төрү;
- вакытлы челтәр чыбыкларыннан файдалану.
Электр җылыткычлары эшләп торган бүлмәдә беркайчан да баланы ялгыз калдырмагыз!

Фото: zuzino.mos.ru


Нурфат Яппаров
Балтач һәм Кукмара районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең баш белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250