Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Өч ел эчендә Татарстанда 6 мең 638 авылда яшәүче әниләр түләүләр алды

Беренче һәм өченче бала туганда авыл хатын-кызлары бер тапкыр бирелә торган түләүләрне ала.

Агымдагы ел башыннан Татарстанда 2 мең 320 авыл кешесе бер тапкыр бирелә торган түләүне алды: 1909 – беренче бала туганда һәм 411 – өченче бала туганда. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2018 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда авыл җирендә беренче һәм аннан соңгы балалар тууны өстәмә стимуллаштыру чаралары кертелде. Татарстан территориясендә кимендә өч ел  авылда даими яшәүче хатын-кызларга бирелә», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Беренче бала туганда 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар 50 мең сум күләмендә акча ала. Гаиләдә өченче һәм аннан соңгы бала туганда 29 яшькә кадәрге аналар 100 мең сум күләмендә акча ала. 2018 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 1 ноябренә кадәр авылда яшәүче 6 мең 638 хатын-кыз әлеге түләүне алган.

Тулырак: ТИ

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мэсэлэн 33-34 яшьтэ алып кайтса оченче баласын, ник бирелми, аларда ана бит?

    Теги: балаларга пособиеләр