Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Өч хатын бер ирне бүлешә алмаган...

Өч хатын-кыз 51 яшьлек ир өчен пычакка пычак килеп сугышкан.

Шушы көннәрдә Мәскәүдә өч хатын-кыз сугышкан. 51 яшьлек ир өчен. Ул әлеге хатыннар янына чиратлап килеп йөргән, дип хәбәр итә “Московский комсомолец” басмасы.

Конфликт 28 март төнендә булган. Һөнәре буенча фотограф булган 51 яшьлек Кирилл 51 яшьлек хатынга һәм аның 31 яшьлек кызына кунакка килергә вәгъдә иткән. Тик билгеләнгән вакыт җитүгә ир телефонын сүндереп куйган.

Аптыраган хатыннар бераздан урамга этләрен йөртергә чыккан. Икенче каттагы тәрәзәдән күренеп торган манзара боларны һуштан яздырган. Анда боларның Кириллы 36 яшьлек хатын белән бәйрәм итеп утыра икән.

Ачуы чыккан хатыннар, тәрәзә каршына килеп, кычкырына башлаган. Ә тегесе, тәрәзәне ачып, астагы хатыннарга кайнар су сипкән. Аннары урамга чыгып, әниле-кызлы күршеләрен пычак белән яралаган. Ә Кирилл качып котылган.

Яраланган хатыннарны дәваханәгә алып киткәннәр. Тик бер тәүлектән кайтарып җибәргәннәр, чөнки дәваханә коронавирус белән авыручыларны кабул итәргә әзерләнә икән.

Пычак белән һөҗүм иткән хатын тоткарланган. Аңа карата җинаять эше кузгатмакчылар, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять криминал