Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Өч кызның гәүдәсе табылган

30 сентябрьгә каршы төндә Ырынбур өлкәсенең Гай шәһәрендә өч кызның мәете табылган.

Урындагы медицина көллиятенең 18-20 яшьлек студенткалары, башлангыч мәгълүматларга караганда, пычак яраларыннан үлгән.Ике кызның гәүдәсе – ут төртеп яндырылган фатирда, өченчесе күпфатирлы йорт ихатасында табылган. Кайбер мәгълүматлар буенча, кызларны балта белән чабып үтергәннәр.

Ике кыз Баймак районында туган, берсе Күгәрчен районыннан булган. Кайбер мәгълүматлар буенча, бер кыз Чакмагыш районыннан. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Җинаятьчене полицейскийлар эзли, дип яза Кызыл таң.

Фото:  bashinform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять мәет табылган