Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Очрашу

Күптән түгел Балтач районы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Зөфәр Абитов районның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты.

Прокуратура бинасының утырышлар залында узган әлеге чарада сүз җинаятьчелеккә, коррупциягә һәм терроризмга каршы көрәшнең район күләмендәге радио-матбугатта, интернет челтәрендә ни дәрәҗәдә яктыртылуы, мәгълүматларның юридик яктан камиллеге, дини темаларга сакчыл караш турында барды. «Сүзнең әһәмияте зур, эфирда яңгыраса, яки газетада басылса, аны кире җыеп алып булмый. Шуңа күрә, шәхескә тискәре йогынты ясый торган мәгълүматлар белән сак эш итәргә кирәк, һәрбер информациянең төгәл, ышанычлы, чын булуы шарт», диде район прокуроры сүзен йомгаклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250