Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Өеннән чыгып китеп югалган ирне эзлиләр

Волонтерлар Казанда өеннән чыгып китеп югалган, хәтерен җуюдан интегүче өлкән яшьтәге кешене эзләүдә ярдәм итүләрен сорый. Шул хактагы мәгълүмат социаль челтәрләрдә «Эзләү үзәге» эзләү-коткару берләшмәсе төркемендә урнаштырылган.

«79 яшьлек ир-атны төне буе эзләсәләр дә, әлегә нәтиҗәсе булмаган. Николай Леонтьевич хәтерен җуюдан интегә һәм табиблар ярдәменә мохтаҗ. Соңгы тапкыр ир-атны «Крутушка-2» бакчачылык ширкәтендә күргәннәр, әмма ул Казанда да булырга мөмкин», - дип белдерде волонтерлар.  

Ир-атның буе – 160 сантиметр, уртача гәүдәле. Соры күзле, чал чәчле. Соры күлмәк, шундый ук төстәге трико һәм галош кигән, дип яза Татар-информ.  

Ир-атның кайда икәнлеген белүчеләр булса, 8 967 46 64 911 телефоны буенча үзәкнең кайнар линиясенә яки 112 бердәм номерына шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйлар.  Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26515

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев