Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Оешма-предприятие, кибетләр янында кар өю тыела (фото)

Районыбыз җирлегендә урамдагы карларны һәрдаим чистартып торалар кебек. Тик төрле оешма-предприятие, шәхси кибет яннарында алар тау кадәрле булып өелеп тора.

Ә бит ТРның административ хокук бозулар кодексының 3.6нчы маддәсендә язылганча, әлеге кар «свалкалары» бистәнең төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар булып саналалар. Ягъни, карны тротуар, газоннар, машина юлларына һәм урамнарга куярга ярамый.

Шушындый «свалкалар»ны бетерттерү максатыннан, бу атнада экология инспекторы Мансур Ибраһимов белән рейд үткәрелеп, ике эшмәкәргә беркетмә төзелде. Дөрес, рейдның максатын аңламаучылар да табылды. Янәсе ул Аллаһы Тәгалә яудырган кар һәм аны ни өчен чистартасы соң? Өеп куйгач берәүгә дә комачауламый бит … Ләкин бит өелеп куелган кар ул чиста, әле яңа гына яуган кар түгел, аңа төрле кушылмалар, машина пычрагы да эләгә һәм шуңа күрә аны территориядән чыгарып өеп куярга түгел, ә үз территорияң эчендә куяр урын булмаганда, махсус «свалкага» алып барып бушатырга кирәк. Моның өчен район башкарма комитеты махсус урын да билгеләде - ул «Балтач сөт-май комбинаты» арты.

Әлеге таләпләрне үтәмәгән гражданнарга 2 мең сумнан 3 мең 500 сумга кадәр, вазифаи затларга 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затларга ике йөз мең сумнан 500 мең сумга кадәр штрафлар каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250