Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Өйгә кайтырга 50 метр җир калгач...

Шоферны машина белән барганда туктаталар

Балтач район җәмәгать судының беренче номерлы участок суды бүлмәсендә башын игән ир-ат, ике сүзнең берендә, их, өйгә кайтып җитеп булмады, 50 метр гына калган иде, дип берничә тапкыр үзалдына кабатлап утырды.

Дөрестән дә, бу очракта, читтән караганда, бик кызганыч кебек тоела. Әмма, ни өчендер, руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утырган өчен бер дә уфтану да, артык борчылу да сизелмәде. Район җәмәгать судының беренче номерлы участок судьясы суд залына чакырылган Әсхадуллинны тупланган материаллар белән таныштырды. Төнге сәгать 12дә спиртлы эчемлек кулланган шоферны авыл башындагы юлдан машина белән барганда юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре туктаталар. Махсус приборга өрдереп караганнан соң, ул шоферның спиртлы эчемлек кулланганын күрсәтә. Шофер үзәк хастаханәгә барудан баш тарта, барлык таләпләр үтәлеп, аңа карата беркетмә төзелә. Бу рәсми кәгазьләрнең үзе катнашында төзелүен ул инкарь итми. Суд каравына бирелгән, ул вакытта төшерелгән видеоматериал да шоферның тулысынча гаепле икәнен раслый. Суд барлык материалларны карап, Әсхадуллинның бу эшендә РФ Административ хокук бозулар кодексының 112.8 маддәсенең 1 өлешендә каралган административ хокук бозу сос-тавы бар, дип тапты һәм аны бер ел да җиде айга автомобиль белән идарә итүдән читләштерде, шулай ук аңа 30 мең сум штраф түләргә карар чыгарды.

Хөрмәтле райондашлар! Юлларда бик сак булу кирәклеген барыбыз да беләбез кебек, әмма спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыручыны җинаятьче дип атый башласак, артыграк тоела. Алькоголь кулланган шофер гаебе аркасында кеше гомере, бала гомере өзелсә, нинди фаҗига икәнен кайгы килгәннәр яхшы аңлый. Шуның өчен, мондый очракларга һәркемнең битараф булмавы кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кеше хокуклары