Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Өлкән яшьтәге хатынның ишеген ватып кергән...

Күршесе 62 яшьлек пенсионер хатын йортына килеп керә, ә аннары аны кыйный һәм көчли.

Иглин районы авылларының берсендә күршесе 62 яшьлек пенсионер хатын йортына килеп керә, ә аннары аны кыйный һәм көчли. Әлеге хәл 25 гыйнварга каршы төндә булган.

Өлкән яшьтәге хатын икенче көнне генә аңына килә һәм полициягә гариза белән бара. Хатын төнге сәгать икедә 50 яшьлек күршесенең аның ишеген ватып керүен һәм йодрыклар белән ташлануын әйтә. Шуннан соң ир хәлсезләнгән пенсионерканы мәсхәрәләгән.

Шул ук көнне шикләнелүчене Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә китергәннәр. Бу вакытта ул исерек булган. Сорау алганда ир үз гаебен таныган. Аңа каршы җинаять эше кузгатканнар. Хәзер ул сак астында. Моңа кадәр көчләүче җинаять җаваплылыгына тарттырылмаган булган. Кулга алынганчы ул урындагы агропредприятиедә терлекче булып эшләгәндип яза Кызыл таң.

Чыннан да, күрше күршегә кермичә, аралашмыйча, хәтта куркып яшәгән заманда яшибез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

Фото: ufa.kp.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять криминал