Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Онлайн-кредит алып, җинаятьчеләргә күчерә күрмәгез!

Узган елның сентябреннән бүгенге көнгә кадәр чорда телефон мошенниклары русиялеләрнең 6,7 миллион сум акчасын урлаган.

Телефон мошенниклары ярты ел эчендә илебез халкының 6,7 миллион сум акчасын чәлдергән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Җинаятьләрен телефон аша тормышка ашыручы адәмнәр, гадәттә, үз номерларын банкныкына, я полициянекенә алыштырып шалтырата. "Мондый схема белән кылынган хокук бозулар эзеннән җинаять эшләре кузгатылды. Тикшерүләр дәвам итә", - дип уртаклаша полиция хезмәткәрләре.

Кешегә бер көнне билгесез адәм шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. "Сезнең исемгә җинаятьчеләр зур күләмдә онлайн-кредит алмакчы булып маташа. Бу кырын гамәлгә киртә куяр өчен әлеге кредитны үзегез алыгыз. Аннары тиз генә аны кире күчереп, банк алдындагы бурычны каплап та куеп була", - дип тәкъдим итә "банк хезмәткәре".

Карта иясе моңа риза булгач, аңа кредит суммасы килә. Арытаба бу сумманы карта иясе кулына алырга тиеш була, ә аннары, "банк вәкиле" өйрәтүенчә, "резерв" исәпкә күчерә. Шул рәвешле ул онлайн-кредитын бер көндә түли, янәсе. Үзе дә аңлап бетермичә, карта хуҗасы үз куллары белән җинаятьчеләр исәбенә зур күләмдә акча күчерә.

Телефон аша халык талаучыларның җинаятьләренә киртә куяр өчен Эчке эшләр министрлыгы тиздән "Антимошенник" махсус мобиль приложениесен киң куллануга тәкъдим итмәкче, дип яза Кызыл таң. Ә әлегә уяулыкны югалтмыйк, дуслар!

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кырыкалдар мошенниклар онлайн кредит