Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Оныгын алырга дип килгән әби фатирда ике мәеткә тап була

Бөгелмәдә өч яшьлек кыз һәм аның 28 яшьлек әтисе үлеменнән соң тикшерү эшләре башланды.

Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасы Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. “18 ноябрьдә көндез Бөгелмәдә Гафиатуллин урамындагы йортларның берсендә өч яшьлек кызның һәм аның 28 яшьлек әтисенең мәетләре табылды. Алар сөрем газы белән агуланган дип фаразлана. Моннан тыш, кызның әнисе, 29 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә озатылды”, - дип сөйләде Андрей Шептицкий.

Мәетләрне кызның әбисе тапкан. Ул оныгын үзләренә алып китәргә дип килгән булган. Ханым шунда ук ашыгыч ярдәм чакырган һәм киленен аңына китерергә тырышкан. Зыян күргән хатын-кызны хастаханәгә алып киткәннәр.

Әлеге хәл буенча тикшерү башланган. Тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячак, дип яза агентлык. Узган якшәмбедә Гафиатуллин урамындагы биш катлы йорт фатирында кечкенә кыз һәм аның 28 яшьлек әтисенең мәете табылган иде. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Тулырак: Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән