Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

ОСАГО полисы алу гадиләштерелде

Хәзер машина йөртүчеләрдән полис алганда диагностик карта сорамаячаклар.

Дәүләт думасы ОСАГО сатып алу өчен мәҗбүри техник тикшерүне гамәлдән чыгарды. Элегрәк, "Юл хәрәкәте хәвефсезлеге турында"гы закон нигезендә, ОСАГО алу бары тик әлеге процедураны узганда гына мөмкин иде.

Депутатлар «Юл хәрәкәте хәвефсезлеге турында» законга үзгәрешләр кертә торган документны өченче, ахыргы укылышта кабул итте.

Законга үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә полис алу өчен машина йөртүчегә диагностик карта алырга һәм техник тикшерү үткәрелүне расларга кирәк булмаячак.

Законга үзгәрешләр 22 августта көченә керә, дип яза Кызыл таң.

Фото: Идрис Сәетгалиев.

Автор: Идрис Саитгалеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон үзгәрешләр осаго