Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Өстеңдәге бурыч тынычлыкны гына түгел, төн йокыңны да качыра ала

Хәер, фәлән хәтле әҗәте булса да, кайберәүләр борчу белми яши. Моның ачык мисалы булып алимент түләмәүче тора.Татарстанда меңләгән ир-ат алимент түләүдән качып йөри, әммә ләкин алар арасында хатын-кызлар да бар.

Закон буенча административ җәза бирелгәннән соң, кеше алиментын ике ай дәвамында түләмәсә, аны җинаять җаваплылыгына тартырга, хәтта ирегеннән дә мәхрүм ителергә дә мөмкин. Тарихка күз салсак алимент түләмәгән өчен колониягә ябу, сөргенгә җибәрү кебек җәзалар элек тә булганын беләбез.

1960 елларда алар белән партком, профсоюз оешмалары гына түгел, гади халык та көрәшкән. Алимент түләмәүчеләрнең фотолары махсус хурлык стендларында эленеп торган. Хәер хәзер дә бу мәсьәлә көн кадагында. Татарстан суд приставлары эшчәнлекләрендә дә төп игътибарны алимент түләмәүчеләрне барлауга юнәлткән. Республикада бу мәсьәлә буенча аерым комиссия дә оештырыла. Алимент түләмәүчеләр, гадәттә, 25-42 яшьләрдәге ир-ат хәм хатын-кызлар. Кайберләре әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгән, беркайда эшләмәүче, эчкечеләр, тәртипсез тормыш алып баручылар да җитәрлек. Алимент түләмәүчеләр арасында хәтта 60 яшеннән узганнар да бар.

Суд приставлары алимент түләмәүчеләр белән закон тарафыннан рөхсәт ителгән бар алымнарны да файдалана. Бурыч 10 мең сумнан арткан очракта, ил чиген чыгу тыела. Шулай ук транспорт чаралары белән идарә итүне тыярга да мөмкиннәр. Алимент акчаларын хезмәт хакларыннан, пенсиядән дә тотып калалар.

Безнең районда да бу төр җинаять күзәтелә. Балтач районы Кариле авылында яшәүче «О» исемле алиментчы хатын суд карары нигезендә, балигъ булмаган баласына ай саен хезмәт хакынын 1/6 олешен түләргә тиеш була. Ләкин ул аны түләми, материал ярдәм дә күрсәтми.. Әмма бу әни кеше белә торып бу карарны үтәми, әҗәт җыела хәм күләме 69954 сум 30 тиенгә житә.

Билгеле булганча һәр җинаять эше өчен дә җавап бирергә туры килә. Бу хатын-кызга суд карары буенча 6 ай мәҗбүри эш һәм хезмәт хакыннан дәүләт кеременә 5% тотып калу карала. Һәр кеше үз язмышын үзе яза. Тик ул язмышта балалар язмышы да хәл ителүен онытмыйк.

Ничек кенә булмасын, бала әти-әнисен кабатлый, халык мәкале дә, оясында ни күргән, очканында шул кылынган, ди бит. Хаталанмыйча, балаларга да авырлык китермичә яшэргэ тырышыйк.


И.И. Закиров

Балтач район судының судья ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд алимент түләтү