Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Отпускага кайчан чыгу отышлы?

Акча ягыннан отышлы булсын дисәң, отпуск өчен иң күп эш көне булган айларны сайлау яхшырак.

2024 елда ул июль, август һәм октябрь айлары. Ә менә бәйрәм көннәре күп булган айларда: гыйнвар, февраль һәм майда алмаска тырышыгыз.

Иң кыска эш айлары быел гыйнвар һәм июньгә (17 һәм 19 эш көне) туры килә. Отпуск көннәрен янга калдырырга теләгән хезмәткәрләр ял көннәре күп булган айларны сайлый, 2024 елда ул гыйнвар һәм июнь. Бәйрәмнәргә берничә отпуск көнен кушсаң, ял да сузыла.

Акчада югалтырга теләмәүчеләр (чөнки отпускныйлар эш хакына караганда гадәттә азрак), эш көннәре күбрәк булган айларны сайларга тиеш, ягъни июль белән октябрьне. 

Ай эчендә эш көннәре никадәр күп булса, бер эш көне дә шулкадәр арзанрак тора, һәм киресенчә, әгәр бер ай кыска булса, анда бер эш көне кыйммәтрәк тора. Шулай ук финанс күзлегеннән отпуск көннәрен 7, 14 яки 21 көн итеп алырга киңәш ителә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев