Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Өйдә эшләүчеләр салымны ничек түли?

Дәүләт өйдә эшләүчеләрдән салым түләтергә күптән җыенып килә. Инде төрле ташламалар, салым каникуллары да тәкъдим итеп карады.

Ләкин, быелга кадәр бөтен ил буенча нибары меңгә якын өйдә эшләүче кеше генә салым инспекциясендә теркәлгән. Югыйсә, белгечләр исәпләвенчә, андыйларның саны 15 миллионнан да ким түгел.

Нәрсә тәкъдим итәләр?

– Мисал өчен, мин репетитор ди. Укучы баланың ата-анасы белән аерым килешү төзергә кирәкме? – дип кызыксынабыз Думаның бюджет һәм салымнар комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Катасоновтан.

– Юк. Килешү булса, сезнең өчен салымны эшкә алучы (бу очракта ата-ана) түли. Моның өчен “Минем салым” порталында теркәлергә кирәк. Ул порталны эшләп бетерү өчен 2 млрд сум акча бүлеп бирелде. Тиздән аның бар көченә эшли башлавы көтелә. Яки икенче юлы – салым инспекциясендәге шәхси кабинетыгызда гариза калдыра аласыз. Ул очракта ансатрак: паспорт копиясе, фотогыз кирәкми.

– Ә салым инспекциясе минем күпме акча эшләп алганымны каян белә?

– Чеклар хәл итә. Сез күрсәткән хезмәтегез өчен электрон яки кәгазь чек (сканерлар аркылы үткәргәннән соң ) бирәсез. Инспекция ай ахырында чекларны исәпләп, күпме салым түләргә кирәклеге хакында җавап бирә.

– Әгәр дә мин шәхси эшмәкәр ди һәм ялланган кешеләрем булмаса?

– Шундый ук схема белән эшлисез.

– Ә ни өчен? Салым инспекциясе минем шәхси эшмәкәр икәнемне белә ич?

– Шәхси эшмәкәр махсус салымны түләсен өчен. Еллык табышы 2,4 млн сумнан артмаган эшмәкәрләргә хәзер күпме салым түләүләрен исәпләп, киләчәктә яңа закон схемасы белән түләү файдалырак түгелме икәнен ачыкларга киңәш итәм.

Акчалар кая китә?

– Салым пенсия фондына күчереләме?

– Юк. Кеше үзе теләп кенә пенсия фондына өстәмә акча күчерә ала. Салым ставкасы кечкенә булганга күрә җыелган акчалар медицина өлкәсенә һәм бюджет кеременә күчереләчәк.

– Димәк, өйдә эшләүчеләрнең хезмәт стажы һәм пенсиясе булмаячак?

– Шулай килеп чыга.

– Алайса өйдә эшләүчегә салым түләүдән ни файда?

– Кеше дәүләттән ярдәм, кредитлар, ипотека ала алсын өчен.

Татарстан яшьләре

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым