Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Парковкада ялгыш машинаңны бәрсәң, нишләргә?

Машинаны парковкага куйганда, чыгып торган торбага бәрелдем. Автомобильнең бамперына зыян килде. Миңа бу очракта нишләргә? Евроберкетмә төзергәме? Алинә КӘРИМОВА.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсеннән:
— Сезнең очракта евроберкетмә тутыру мөмкин түгел. Чөнки моның өчен авариядә ике машина катнашкан булу шарт. Әгәр автомобилегезгә КАСКО иминиятләштерүе ясаткан булсагыз, аның шартлары нигезендә, килгән зыянны компенсацияләргә мөмкин икән, бу очракта ЮХИДИ хезмәткәрен чакыртып, документлар рәсмиләштерергә кирәк.

Шулай ук инспектор белән телефон аша сөйләшеп, документларны юл-патруль хезмәте постында йә ЮХИДИ идарәсе бүлекчәләрендә рәсмиләштерергә була. Әгәр документлар таләп ителми икән, машинагыз башка кеше милегенә зыян китермәсә, беркая хәбәр итәргә кирәкми, автомобилегезне үз акчагызга төзәтергә туры киләчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина парковка