Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Паспорт алгач, кредит алып буламы?

Паспорт алган 14-16 яшьтәге яшүсмер берникадәр икеле хәлдә кала. Аның гражданлык хокуклары киңәйде, ләкин аңа рөхсәт ителмәгән яки әти-әни ризалыгыннан гына рөхсәт ителә торган күп кенә “зурлар гамәлләре” кала.

Үсмер чакта, кагыйдә буларак, үтәү өчен билгеле бер күләмдәге финанс чаралары кирәк булган теләкләр күп. Төрле сәбәпләр аркасында, акчаны һәрвакытта әти-әнидән сорау ярамый һәм сорыйсы да килми. Яшүсмергә акча кирәк чакта, аны каян алырга соң?

Безнең илдә 18 яше тулган кеше балигъ булган дип санала. Нәкъ менә шушы яшьтә аның банкта кредит алу мөмкинлеге туа. Шул ук вакытта күп банклар яшьләргә артык ышанып бетми, яшь чикләвен 21-23 һәм аннан да олыракларга күтәрә. 14-16 яшьлек үсмерләргә килгәндә, кредит бирүдән баш тартуга түбәндәге сәбәпләр китерелә: даими керем булмау, финанс килешүләр төзү өчен мораль яктан өлгермәгәнлек, җаваплылыкка тарту мөмкинлеге булмау һ.б.

Микрофинанс оешмалар, банклардан аермалы буларак, клиентка минималь таләпләр куя. Анда заем алу бик җиңел, чөнки микрофинанс оешмаларны даими керем булмау да, начар кредит тарихы да, олы яшь тә борчымый. Озак вакытлы тикшерүләр, поручительлек системасы һ.б. юк. Шулай ук онлайн-гаризаны сайт аша бирү дә тиз һәм уңайлы.

Ләкин заем алу өчен теләсә нинди шундыйрак оешмада минималь яшь чикләве – 18 яшьтән дә ким түгел. Ягъни 14 яшьлек үсмер, паспорты булса да, микрофинанс оешмада заем ала алмый.

18 яшькә кадәрге кешеләр эшкә яраксыз дип санала, шуңа күрә аларның кайбер хокуклары чикләнгән һәм алар бурычлы (шул исәптән микрокредитлаштыру өлкәсендә дә) була алмыйлар. Шуның белән бәйле рәвештә балигъ булмаганнарга заем бирү (шул исәптән онлайн режимда да), кайбер аерым очраклардан тыш, гомумән мөмкин түгел. Ләкин кайбер микрофинанс оешмалар, мисал өчен, әти-әнинең язма рәвештәге рөхсәте булганда, балигъ булмаган үсмергә заем бирә ала.

Охшаш ситуацияләр бик сирәк очрый һәм һәрвакыт индивидуаль тәртиптә карала. Балигъ булмаган үсмер урынына үзләренең түләүгә сәләтле булуларын әти-әниләр расларга тиеш. Әлеге процедурада поручитель катнашканда, үзенең финанс яктан хәллелеген аңа да раслау кирәк.

Әгәр балигъ булмаган үсмер ничектер әти-әни рөхсәтеннән башка заем ала алса, мондый кредит килешүе суд тәртибендә яраклы түгел дип таныла ала (әти-әни дәгъвасы белән).

Интернетта, әлбәттә, кайбер микрофинанс оешмалар әти-әни җаваплыгындагы 17 яшьлекләр белән дә эшлиләр дигән мәгълүмат табып була, ләкин рәсми яктан бу мөмкин түгел. Балигъ булмаганнарга үз хезмәтләрен тәкъдим итеп, РФ законнарын бозган легаль булмаган микрофинанс оешмаларга тап булганда, аларның ярдәменнән баш тартырга киңәш итәбез. Сезнең финанс мөнәсәбәтләрегез беркайда да теркәлмәячәк , һәм дәүләт сезне саклый алмаячак.

Күрсәтелгән хокукый кагыйдәләрдән чыгып, Балтач районы прокуратурасы таләбе буенча полициянең территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан микрофинас оешмаларның тикшерелә торган территориядәге филиалларының хезмәткәрләре белән профилактик сөйләшүләр уздырылды. Аларга РФ законнарын бозуның хокукый нәтиҗәләре аңлатылды.

Гөлнара Галиуллина,
прокурор ярдәмчесе.
Миләүшә Халикова тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт