Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Паспортларны алыштырырга туры киләчәк

Тиздән кәгазь паспортларыбыз гамәлдән чыгачак. Алар урынына санлы паспортлар киләчәк.

Башта бу эшне илебез хөкүмәте 2024 елда тормышка ашырырга кирәк дигән иде, ләкин хәзер инде яңа төр документны якын арада ук бирә башлау турында сүз бара.

Яңа паспорт гадәти пластик банк картасы сыман булачак. Андагы махсус чипка гражданның исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган урыны, туган көне, яшәү адресы, ягъни кәгазь паспорттагы кебек, барлык мәгълүматлар кертелә. Моннан тыш, әлеге документ СНИЛС, ИНН һәм машина йөртү таныклыгын да алыштырачак – андагы мәгълүматлар да паспортка язылачак. Шул рәвешле, кәгазь эшләре белән йөргәндә, үзең белән әллә никадәр документ та аласы, паспортның һәр битен ксерокстан чыгарып интегәсе дә булмаячак. Картаның икенче ягында гражданның голографик сурәте (лазер нокталар белән ясалган) урнаштырылачак.

Карта-паспортка күчү Мәскәүдән башланыр дип көтелә, аннары берничә ел эчендә илнең барлык төбәкләрендә дә аңа күчеп бетәргә тиешләр. Әлбәттә инде, бу процедура тулысынча тәмамланганчы, иске паспортлар гамәлдә булачак. Яңа паспортны исә һәр ун ел саен алыштырасы була.

Санлы паспортлар тагын бер елдан – 2020 елның июленнән бирелә башларга тиеш, кәгазь паспортлар бирүне исә 2020 елда туктатачаклар.

Кызыл таң

Фото: go64.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт