Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Пайчыларны ни көтә?

Пай җирләрен бүлеп бирү кадастр исәптәге авыл хуҗалыгы җирләре өлкәсендә иң авыр процессларның берсе. Законда нинди үзгәрешләр бар, пайчыларны ниләр көтә? Әлеге сорауларга Федераль Кадастр палатасының ТР буенча филиалының Балтач районы бүлеге җитәкчесе Зифа Радик кызы Зарипова җавап бирәчәк.

- Бүгенге көндә кадастр исәпкә җир участогын кишәрлекләү турында проект тәкъдим иткәч кенә пай җире алып була дигән сүз йөри. Бу дөресме?
- Юк. Җир участогын кадастр исәпкә кую өчен кишәрлекләү планының төп нөсхәсен һәм кишәрлекләү проектының расланган күчерелмәсе кирәк. Күчерелмә җирле үзидарә яки нотариуста раслана.
- Кишәрлекләү проекты кем тарафыннан һәм ничек рәсмиләштерелә?
- Кишәрлекләү проекты кишәрлекләү планы кебек үк кадастр инженеры тарафыннан әзерләнә. Заказ бирүче кадастр инженеры белән килешү төзи. Әлеге килешүдә түләү шартлары һәм рәсмиләштерү вакытлары языла. Шунысына игътибар итәргә кирәк, законнар кишәрлекләү проектын әзерләү срокларын билгеләми.
Проектта җир участогының мәйданы һәм урнашу чикләре билгеләнә.
- Авыл хуҗалыгы карамагындагы җир участокларын бүлү тәртибе ни дәрәҗәдә үзгәрде?
- Нигездә әлеге тәртип үзгәрмәде. Хәзер баштагы кебек үк кишәрлекләү проектын әзерләү буенча кадастр инженеры белән килешү төзелә һәм ул гомуми җыелыш тарафыннан раслана. Әгәр проект гомуми җыелыш белән расланса, җир участогының чикләрен билгеләү кирәк түгел.
Кадастр инженеры җир хуҗасын, заказ бирүчене һәм җирле үзидарә вәкилен кишәрлекләү проекты белән аны расларга 30 көн кала таныштыра. Кадастр инженеры пай җирләре хуҗаларын кишәрлекләү җиренең урыны һәм тәртибе белән таныштыру өчен хәбәр җибәрә яки бу хәбәр массакүләм мәгълүмат чараларында бастырыла.
Билгеләнгән көндә җыелыш үткәрелә. Бүгенге көндә әлеге җыелышларда җирле үзидарәдән бер вәкил катнаша һәм кишәрлекләү проектына имзасын куя. Каршылыклар булмаса һәм 20 процент пай җирләренең хуҗалары катнашса, җыелыш үткәрелгән, ә кишәрлекләү проекты һәм катнашучылар исемлеге расланган дип санала. Әлеге проектның күчерелмәсе җирле үзидарәдә сакланырга тиеш. Расланган кишәрлекләү проекты нигезендә кадастр инженеры кадастр эшләре башкарып, кишәрлекләү планын әзерли.
- Кишәрлек проектын гомуми җыелыш кына түгел, милекче дә раслый ала дидегез. Бу очракта документларны ни рәвешле рәсмиләштерәләр?
- Әгәр кишәрлекләү проекты һәм пай җирләренең хуҗалары исемлеге гомуми җыелыш тарафыннан расланмаса, пай җирен бүлеп бирергә теләүче кадастр инженеры белән мөстәкыйль рәвештә җир участогын кишәрлекләү проектын әзерләү буенча килешү төзи ала. Әмма әлеге проект башка пай җирләре хуҗалары белән килешенергә тиеш. Бу очракта кадастр инженеры бу хакта җирле үзидарәгә хәбәр итә яки газетада бу турыда хәбәр бастырыла. Әгәр 30 көн эчендә күрсәтелгән адрес буенча каршылыклар булмаса, кишәрлекләү проекты расланган дип санала. Кишәрлекләү планы әзерләнгәч, документлар кадастр исәпкә кую өчен кадастр палатасына бирелә.
- Ә менә башка пайчылар яки җирле үзидарә органы вәкиле тарафыннан каршылык туса нишләргә?
- Каршылыклар барысы да язма рәвештә кадастр исәп органына, шулай ук кишәрлекләү проектын тулыландыру өчен кадастр инженерына юллана. Әгәр бу юл белән килешеп булмаса, җир низагы суд аша хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250