Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Пенсиягә соңрак чыгу түләүләр күләмен арттырачак

2028 елдан хатын-кызлар 60 яшьтә пенсиягә чыгачак, ир-атлар - 65 яшьтә.

Иминият пенсиясен рәсмиләштерү өчен соңрак мөрәҗәгать итү аның күләмен арттырачак. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Россиянең атказанган юристы, юридик фәннәр докторы Иван Соловьев искә төшерде.»Российская газета» шул хакта хәбәр итә.

Чыннан да, картлык буенча иминият пенсиясен безнең илдә автомат рәвештә билгеләмиләр. Кеше гариза биргәннән соң гына, аны рәсмиләштерәләр һәм банк картасына күчерә яки почта аша китерә башлыйлар. Әмма гражданның яше буенча пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итмәскә, моны соңрак эшләргә хокукы бар. Мондый очракта бу пенсиягә чыгу кичектерелгән дип саналачак.

Кеше пенсия билгеләү өчен никадәр соңрак мөрәҗәгать итсә, аның күләме шулкадәр югарырак булачак. Мисал өчен, 5 елга кичектерелгән пенсия - бу гадәти яшь буенча билгеләнгәннән 30-40 процентка артыграк. Кайбер очракларда пенсиягә чыгу һәм эшләүне дәвам итү отышлырак.

«Бу очракта кеше иминият пенсиясен дә (еллык индексациядән тыш), хезмәт хакын да алачак», - дип аңлатты РФ хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов «Россия газетасына».

Мисал өчен, әгәр хатын-кызның хезмәт стажы 30 ел икән, 120 пенсия коэффициенты бар һәм 56,5 яшьтә пенсиягә чыгарга әзер икән, аның пенсиясенең күләме якынча 20 мең сум булачак. Ә менә хатын-кыз аңа хокук барлыкка килгәннән соң 5 ел узгач картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен мөрәҗәгать итсә, пенсия күләме 25 мең сумнан артык тәшкил итәчәк. Ә инде лаеклы ялга чыкканнан соң 10 ел узгач пенсияне билгеләү өчен мөрәҗәгать итсәк, пенсия ике тапкыр да артырга мөмкин.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу уртача исәпләүләр. Һәр очракта иминият пенсиясе суммасы индивидуаль рәвештә исәпләнә. 2022 елда иминият пенсиясен 56,5 яшьлек хатын-кызлар һәм 61,5 яшьлек ир-атлар рәсмиләштерә алачак.

Искәртик, 2028 елга кадәр пенсия яшен билгеләү буенча күчеш чоры гамәлдә. 2028 елдан хатын-кызлар 60 яшьтә пенсиягә чыгачак, ир-атлар - 65 яшьтә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев