Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Пенсионерлар бай шул…

Телевизордан реклама вакытында бирелгән телефон буенча шалтыратып, ул үзенеӊ тормыш проблемаларын хәл итәр өчен экстрасенстан ярдәм алмакчы була.

Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенә мөрәҗәгать иткән лаеклы ялдагы ханым үзен алдаулары турында җиткерә.

Телевизордан реклама вакытында бирелгән телефон буенча шалтыратып, ул үзенеӊ тормыш проблемаларын хәл итәр өчен экстрасенстан ярдәм алмакчы була. Шалтыраткач, телефоннан «ассистентка» сөйләшә. Ул, пенсионер хатынга бозым җибәрелүе һәм аннан котылу өчен   махсус программа үтәргә кирәклеген җиткерә. Бу программаны үтәр өчен төрле ярдәмче әйберләр, шул исәптән 20 кило шәм алу да шарт була.

Өч көн дәвамында «ассистентка» сөйләшүләр барышында олы яшьтәге хатынга аерым счетка акчалар күчерүне таләп итә. Һәм бу сеанслар өчен пенсионер апа 300 меӊ сумнан артык акча күчерә. Әмма бернинди дә үзгәреш булмагач, ул үзен төп башына утыртканнарын аӊлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Әгәр дә шундый хәлдә калсагыз яисә Сездән булмаган эш яисә товар өчен акча сорыйлар икән, бу очракта кичекмәстән 02 (кәрәзле теолефоннан 020) номерын җыярга кирәк.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кырыкалдар