Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Пенсионерлар февральдән 8,6% ка индексацияләнгән пенсия ала башладылар

Кемнәрнең 5,9% тан 8,6% ка кадәр индексацияләнгән пенсия ала башлаячагы билгеле булды.

Эшләмәүче пенсионерлар гыйнвар аенда индексацияләгән пенсия күләмен исәпкә алып, 3 февральдән гадәти график буенча 5,9% тан 8,6% ка кадәр индексацияләнгән пенсия ала башлаячак. Бу хакта Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр итә.

Январь аенда иминият пенсиясе алучыларның пенсияләре 5.9%ка арттырылып түләнде. В.В.Путин пенсияләрне инфляция күләменнән югарырак процентка арттырырга кирәк дигәч, январьдан ук арту күләмен 8,6% итәргә дигән карар кабул ителде . Шул сәбәпле февраль аенда январь ае өчен өстәмә түләнәчәк. (гөмүмән алганда арту күләме 1 январьдан үк 8,6% була)

Исегезгә төшерәбез, федераль кануннар җыелмасына кертелгән үзгәрешләр нигезендә Татарстанның 1 миллионнан артык эшләмәүче пенсионерының иминият пенсияләре өстәмә рәвештә 8,6 %ка кадәр индексацияләнде. Бу Росстат мәгълүматлары буенча  2021 елда 8,4% тәшкил иткән инфляция дәрәҗәсеннән югарырак.

"Һәр пенсионерның пенсиясе индексацияләнгәннән соң индивидуаль  күләмдә арта һәм ул пенсионер ала торган пенсиянең күләменә бәйле. Түләүләр автомат рәвештә башкарылачак, алар өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. ", - дип аңлатты Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Сорауларга җавапларны Бердәм Контакт-үзәк номеры буенча алырга мөмкин - 8 800 6-000-000 (шалтырату бушлай).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсияләр арта