Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Пенсионерларга 15 мең сум акча бирелү мәсьәләсе карала

Россиядә коронавирус пандемиясе чорында өлкән буын гражданнарына ярдәм буларак, 15 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр кертергә тәкъдим иттеләр.

Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Солтан Хәмзәев Россия премьер-министры Михаил Мишустин исеменә хат юллаган, дип яза “РИА Новости”. - Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Россия халкын риск төркеменә эләккән өлкән кешеләргә һәм пенсионерларга ярдәм итү мәсьәләсе борчый. Пенсионерларның даруларга гына да уртача чыгымнары 4 мең сумга артты. Күпчелек пенсионерларның өстәмә керемнәре юк, пенсия акчасына гына яшиләр, — дип язган Солтан Хәмзәев хатында.

Аның сүзләренчә, пандемия вакытында пенсионерлар йогышлы авыруларны кисәтү өчен дарулар сатып алырга акча тотарга мәҗбүр була. Алар чыгып йөрмәскә һәм табиб киңәшләрен дә үтәргә тиеш. "Шул сәбәпле, гражданнар мөрәҗәгатенә һәм Россия гражданнарына адреслы ярдәм күрсәтү тәҗрибәсенә нигезләнеп, һәр пенсионерга бер тапкыр 15 мең сум күләмендә адреслы ярдәм күрсәтү механизмын эшләүне сорыйм", диелгән бу мөрәҗәгатьтә.


Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өстәмә түләүләр