Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Пенсия билгеләүдәге яңалыклар

Русиядә инвалидлар өчен пенсияләрне автомат рәвештә билгеләүне кертергә мөмкиннәр.

Аларга гариза язарга кирәк булмаячак. Закон проекты Дәүләт думасының алдагы пленар утырышларында каралачак.

«Яңа кагыйдәләр нигезендә, мәгълүматларны инвалидларның федераль реестрына керткәннән соң, алар автомат рәвештә Пенсия фондына җибәреләчәк. Аннан соң кешегә пенсия билгеләү турында хәбәр киләчәк", - дип хәбәр итә "Парламентская газета". Моннан тыш, инвалидларга төбәкләрдә каралган социаль өстәмәләрне һәм вакытыннан алда пенсияләрне автомат рәвештә билгеләячәкләр.

Элегрәк Русия Пенсия фондында 12 100 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында белдергәннәр иде. Ул 80 яшькә җиткән русиялеләргә бирелә. Моннан тыш, 2022 елның 1 гыйнварына кадәр дистанцион хезмәт күрсәтү режимы озайтылды. Шул ук вакытта русиялеләрнең яртысыннан артыгының пенсияләрдән канәгать булмавы ачыкланган иде, дип яза Кызыл таң. Респондентларның 3 проценты гына әлеге пенсиягә “кешечә” яшәп була, дип саный.

 

Фото:pixabay.com.

Автор: Идрис Саитгалеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия пенсия билгеләү