Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Пенсия фондына телефон аша консультация сорап мөрәҗәгать иткән татарстанлыларның 50% ы кодлы сүз кулланды

Гаризада күрсәтелгән телефон номерыннан шалтыратканда өстәмә идентификацияләүче мәгълүмат кирәк булмаячак. Башка номердан мөрәҗәгать иткән очракта, шулай ук паспорт һәм СНИЛС мәгълүматларын яңгыратырга кирәк булачак.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, алган түләүләр турында персональ консультация алу өчен  Россия Пенсия фондының Бердәм Контакт-үзәге телефонына шалтыраткан татарстанлыларның 50% проценты кодлы сүз кулланды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бердәм контакт-үзәк операторларыннан һәм Пенсия фонды белгечләреннән гомуми пенсия һәм социаль мәсьәләләр буенча консультацияләрне телефон аша алырга мөмкин. Шул ук вакытта гражданнарның шәхси мәгълүматларын, мәсәлән, пенсия яки социаль пособиеләрнең күләме, шәхси счетның торышы яки ана капиталының калдыгы турында белешмәләрне хезмәткәрләр шәхесне идентификацияләгәннән соң гына бирә ала.

Мондый мәгълүмат алу өчен фондның клиент хезмәтенә бару мәҗбүри түгел. Кодлы сүз куеп, шәхси мәгълүматны тиз һәм гади – шалтырату буенча алырга мөмкин булачак.

Гаризада күрсәтелгән телефон номерыннан шалтыратканда өстәмә идентификацияләүче мәгълүмат кирәк булмаячак. Башка номердан мөрәҗәгать иткән очракта, шулай ук паспорт һәм СНИЛС мәгълүматларын яңгыратырга кирәк булачак.  

«Код сүзе хәрефләр яки саннар, сүз яки сүзтезмәләрдән торган теләсә нинди комбинация булырга мөмкин. Кирәк булганда, аны һәрвакыт алыштырып була. Ә мондый яшерен кодны  Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет яки Пенсия фондының теләсә нинди клиент хезмәтенә экстерриториаль рәвештә мөрәҗәгать итеп, онлайн рәвештә билгеләргә мөмкин», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт-үзәге операторларыннан 8 800 6-000-000 телефоны аша кодлы сүз буенча  шәхси онлайн-консультация  алырга мөмкин. (Россия буенча шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев