Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Пенсия фондында яңа пособиеләр түләнмәскә мөмкин булган очракларны атадылар

«Гаиләдә җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артса, гариза дөрес тутырылмаса, дөреслеккә туры килми торган мәгълүмат тапшырылса, яңа пособиеләр түләнмәячәк», — диде Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе.

Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин яңа пособиеләр түләнмәскә мөмкин булган очракларны атады.

«Гаиләдә җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артса, гариза дөрес тутырылмаса, дөреслеккә туры килми торган мәгълүмат тапшырылса, яңа пособиеләр түләнмәячәк. Пенсия фонды мәгълүмат сораганда, аларны җиткермәү шулай ук пособие түләүдән баш тарту сәбәбе була», — диде ул Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Эдуард Вафин сүзләренчә, уртача керемдә гаиләдәге һәр кешенең кереме чагылырга тиеш. «Алимент, пенсия, пособие, стипендия, хезмәт хакы һәм башкаларны исәпкә алырга кирәк», — дип билгеләп үтте ул.

Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы әйтүенчә, пособие мөрәҗәгать итүче яки аның гаилә әгъзаларының милкендә торак әһәмиятендәге ике һәм аннан күбрәк объект, йорт, торак төзелеш булган очракта да каралмаган.

Түләү билгеләү турында карар кабул ителгәндә башка факторлар да исәпкә алына.

«Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү кысаларында вәкаләтле орган тарафыннан бирелгән күчемсез мөлкәт гаиләнең барлык әгъзаларының гомуми милкендәге өчтән бер өлешеннән артмаса, пособие түләнә. Хроник авыруның авыр формасы белән чирләгән гаилә әгъзасы бинаның бер өлешен алып торса һәм башка гаилә әгъзалары белән бер бүлмәдә тора алмаса, авыру торган бүлмә, исәпкә алынмый», — диде ул.

Татарстанда 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык яңа пособиеләр түләүгә гаризалар кабул ителә башлый. Ике түләүнең дә күләме һәр төбәктәге яшәү минимумы нигезендә билгеләнә. Татарстанда яшәү минимумы 9 955 сумны тәшкил итә. Гаризалар 1 июльдән кабул ителә башласа да, түләүләр августта башланачак. Быел айлык түләү күләме 5311 сум тәшкил итә.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие Россия Пенсия фонды