Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Пенсиягә кагылышлы 6 сорауга җавап

Пенсиягә чыгу, пенсия тупланмасы түләү тәртибе һәм башкалар турында белгечләр авызыннан аңлатма.

Сорауларга Казандагы Совет районы Пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләре җавап бирә

  1. Амур өлкәсендә яшим, Казанга күчеп кайтырга җыенам. Анда пенсиям кимемәсме икән?

– Һәр пенсионерның пенсиясе хезмәт стажыннан, хезмәт хакыннан һәм иминият кертемнәреннән чыгып, аерым билгеләнә. Россиянең бер төбәгеннән икенче төбәгенә күчеп киткәндә, иминият пенсиясе үзгәрешсез кала. Сез яшәгән җирлектә өстәмә түләү коэффициенты билгеләнеп, Татарстанда аның кулланылмавы ихтимал. Шул сәбәпле,  пенсия күләме кимергә мөмкин.

  1. Пенсиягә чыгу яше озынайтылгач, пенсия тупланмасы түләү тәртибе үзгәрдеме?

– Пенсия законына яңа үзгәрешләр кертелсә дә, пенсия тупланмасы түләве шул килеш калды. Аны хатын-кызлар – 55, ир-атлар 60 яшькә җиткәч алу хокукына ия. Ул барлык төр тупланмага да кагыла. Пенсия тупланмасы элекке шикелле үк тиешле минималь пенсия коэффициенты һәм хезмәт стажы булганда билгеләнә. 2020 елда 18,6 берәмлек коэффициент, 11 ел стаж кирәк.

  1. Балигълык яшенә җитмәгән балага үзенә билгеләнгән пенсияне алырга ярыймы?

– 14 яшькә җиткәннәргә пенсия акчасын алырга рөхсәт ителә. Билгеләнгән пенсияне почта элемтәсе һәм пенсия өләшү белән шөгыльләнүче башка оешмалар аша алырга мөмкин. Балигъ булмаган бала ул хокукка ия булса да, акчаны аның әти-әнисенә, уллыкка, опекага алучыларга, попечительләргә дә рәсмиләштерергә мөмкин. 18 яшькә җитмәгән үсмернең пенсиясе опекуны яки попечителе ачкан аерым исәпкә күчерелә. Ул акчаны тоту өчен опека һәм попечительләр органнарыннан рөхсәт сорау кирәкми. Россия Гаилә кодексы положениесе буенча, бу тәртип ата-аналарга да карый.

  1. Ике пенсия алучылар бар дип ишеткән идем, ул кемнәргә бирелә?

– Дәүләт пенсия тәэмин итүе буенча инвалидлык пенсиясен һәм картлык буенча иминият пенсиясен берьюлы алу хокукына ия кешеләр:

– хәрби травмалар аркасында инвалид калучылар;

– Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалид дип табылганнар;

«Ленинград камалышында яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнүчеләр һәм инвалид дип табылганнар.

  1. Яшәү минимумына җиткерелгән социаль түләү кемнәргә каралган?

– Яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерелгән социаль түләү эшләмәүче пенсионерларга билгеләнә. Мондый түләү пенсионерның пенсиясе ул яшәгән төбәктәге яшәү минимумыннан кимрәк булганнарга каралган. Әйтик, Татарстанда пенсионер өчен яшәү минимумы – 8 232 сум. Өстәмә социаль түләү алучы пенсионер эшкә чыккан очракта ул хакта Пенсия фонды бүлегенә хәбәр итәргә тиеш.

  1. Пенсиям банк картасына килә. Киләсе елда башка төбәккә күчәргә җыенам. Берничә айдан яңадан кайтачакмын. Пенсия фонды идарәсендәге түләү эшен яңа урынга күчертергә кирәкме?

– Әйе, пенсия банк картасына күчерелә икән, түләү эшен соратып алырга кирәк, чөнки анда барлык мәгълүмат туплана. Ул яңа урындагы Пенсия фонды бүлеге хезмәткәренә кирәк булырга мөмкин. Мәсәлән, пенсиягә яңадан исәп-хисап ясаганда.

Язманы Фәния Арсланова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия