Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Пенсияләр артты...

1 апрельдән пенсияләрне ике процентка индексацияләделәр. Индексациядән соң Татарстан Республикасында дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсиянең уртача күләме 8 600 сумнан артып китәчәк.

Моннан тыш, социаль пенсияләрне индексацияләү белән бергә, аерым категориягә караган гражданнарның да пенсиясе арта. Әлеге категориягә түбәндәгеләр керә: чакырылыш буенча армия хезмәтен узган хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары; Бөек Ватан сугышы ветераннары; радиацион яки техноген һәлакәтләр вакытында зыян күргән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары һ.б.

Социаль пенсия алучылар өчен дә түләү артачак. Аларга картлык буенча иминият пенсиясен алу хокукы алмаган, туендыручысын югалткан, тулы ятим, инвалидлар, инвалид балалар һәм ата-анасының икесе дә билгесез булган гражданнар керә. Татарстанда 79 меңнән артык граждан социаль пенсия ала.

Әлеге очракта Индексация пенсионерларның эшләвенә яки эшләмәвенә карамастан үткәрелә.

2019 елда да Татарстанда пенсионерның пенсиясе яшәү минимумыннан түбән булмаячак, ул 8 232 сум тәшкил итә. Бу сумма Пенсия фонды линиясе буенча билгеләнгән пенсия күләменнән һәм социаль яклау линиясе буенча социаль түләүләр күләменнән барлыкка килә, дип хәбәр итә район Пенсия фонды идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия