Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Пенсияләр артырмы юкмы?

«2019 елдан авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгән пенсионерларга пенсия артачак. Гомер буе терлекче, механизатор булып эшләп пенсиягә чыкканнарның пенсияләре артамы?»

«2019 елдан авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгән пенсионерларга пенсия артачак. Гомер буе терлекче, механизатор булып эшләп пенсиягә чыкканнарның пенсияләре артамы?» дигән сораулар белән редакцябезгә еш шалтыраталар. Сорауларга Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Габделнур Нотфуллин җавап бирә.

– Габделнур Рәшитович, 2019 елдан авыл хуҗалыгында эшләгән пенсионерларның пенсияләре артачак. Моның өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?
– Авыл хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 30 ел стаж булуы, хәзерге вакытта эшләмәве һәм авыл җирендә яшәве мәҗбүри. Әлеге категория пенсионерларның пенсияләре иминият пенсияләренә өстәп билгеләнгән түләүнең 25% ы күләмендә артачак. Әлеге өстәмә картлык һәм 1, 2 группа инвалидлык буенча пенсия алучыларга якынча 1300 булса, 3 группа инвалидларныкы 669сум була.

– Әгәр кеше 30 ел авылда эшләгән, әмма хәзер шәһәрдә яши, ди. Андыйларның пенсияләре артачакмы?
– Кызганыч, әмма пенсия артсын өчен төп шартларның берсе – авыл җирендә яшәү. Авыл хуҗалыгында 30 ел стажы булса да, шәһәрдә яки шәһәр тибындагы бистәдә яшәүчеләргә өстәмә каралмаган.

– Авыл җирендә эшләүче төрле һөнәр ияләре бар. Мәсәлән, бухгалтерлар, кассирлар, кадрлар бүлеге хезмәткәрләре, пешекчеләр. Аларга пенсия артамы?Авыл хуҗалыгы өлкәсенә нинди һөнәрләр керә?

Әңгәмәнең дәвамы "хезмәт" газетасының 28 декабрь санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия