Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Пенсияләр өч тапкыр артачак

Кайчан һәм ничек?

Русия Пенсия фонды алдагы өч елга бюджет проектын тәкъдим итте. Документта пенсияне өч тапкыр арттыру каралган. Бу хакта "Российская газета" язып чыкты.

2020 елда картлык буенча страховка пенсиясе күләме 6,6 процентка артырга мөмкин. Бу планлаштырылган инфляциядән ике тапкыр артыграк. 2021 елда страховка пенсиясен - 6,3, ә 2022 елда 5,9 процентка индексацияләү планлаштырыла.

Уртача пенсия күләме дә артачак. 2019 ел азагына страховка пенсиясе уртача 14,6 мең сум булачак. Ә эшләмәүче пенсионерларныкы - 15,5 мең, социаль пенсия 9,3 мең булыр дип көтелә.

2020 елда Русиядә страховка пенсиясе уртача -15,4 мең сум, эшләмәүче пенсионерларныкы - 16,4 меңсум, социаль пенсия 9,9 мең сум булачак, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия