Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Пенсиянең тупланма өлеше турында 3 сорауга ҖАВАП

Сорау: Пенсиямнең тупланма өлешен башка фондка күчерергә теләсәм нишләргә кирәк?

Кызганыч, сез быел соңга калдыгыз. Фондны алыштыру турында гаризаны бары 1 декабрьгә кадәр генә тапшырып була иде. Республикада барлыгы шундый 2900 гариза кабул ителде, ди Вахитов районы пенсия бүлеге хезмәткәрләре. Пенсиянең тупланма өлешен башка фондка күчерүнең нәтиҗәләре турында халыкка аңлату –2019 елда гамәлгә кергән чараларның берсе. Болар барысы да мошенниклык очрак­ларын киметү, кеше акчасын югалтмасын өчен эшләнә.

Сорау: Пенсиянең тупланма өлешен кайдан һәм ничек алырга мөмкин? 

Пенсия фонды, шулай ук дәүләтнеке булмаган пенсия бүлекләре аша да алырга була. Барысы да кешенең тупланма өлешне кайда саклавына бәйле. Әгәр акчагыз дәүләт пенсия бүлегендә туплана икән, акчаны алыр өчен гаризаны Пенсия фондының сайтындагы шәхси кабинет аша да тапшырырга була. Шулай ук теркәлү урыны буенча пенсия бүлекләренә дә мөрәҗәгать итә аласыз. Дәүләт Пенсия фондына гариза тапшырганда, ике факторны исәпкә алырга кирәк: кешенең иминият пенсиясен алырга хокукы булырга тиеш. Аның тупланма өлеше булуы шарт. 2019 елның 1 гыйн­варыннан пенсия өлкәсенә кергән үзгәрешләр тупланма өлешкә кагылмый. Тупланма өлешне хатын-кызлар – 55, ир-атлар 60 яшь тулгач алырга хокук­лы. Әгәр шушы шартлар үтәлә икән, теләсә кайсы вакыт акчаны алу өчен гариза тапшырырга мөмкин.

Сорау: Кайчандыр дәүләтнеке булмаган бер пенсия фонды белән килешүгә имзамны куйган идем. Әмма ул килешүне югалттым. Хәзер пенсиямнең тупланма өлеше кайда җыелып бара икәнен дә белмим. Моны ничек ачыклап була икән? Тиздән ул тупланма өлешне алыр вакытым җитә.
 

Киров районы пенсия бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, пенсия­гезнең тупланма өлеше кайсы фондта сакланганын белергә теләсәгез, теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була.

Фото: Анна Арахамия

http://shahrikazan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев