Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Покер уйнаучылар урыны ачыкланган

Россия Федерациясенеӊ Татарстан Республкасы буенча Тикшерү комитеты Яр Чаллы шәһәрендә гаражда комарлы уеннар оештыручыларга карата РФ Җинаять Кодексыныӊ 171 матдәсенеӊ икенче өлеше буенча (законсыз комарлы уеннар оештыру) җинаять эше кузгаткан. Бу турыда комитетныӊ матбугат үзәге хәбәр итә.

Тикшерү комитеты дәлилләвенчә, 2020 елныӊ март аенда билгесез кешеләр гаражлар комплексында покер уйнау өчен аерым бер гаражны җиһазландырганнар. Бүлмә икегә бүленгән була: ял итү һәм уен алып барыла торган өлешләр.

Уенчыларга хәбәр телефон аша СМС чакырулар аша җиткерелгән. Гаражда тентү вакытында карталар, фишкалар һәм телефон алынган.

Хәзерге вакытта комарлы уеннарны оештыручыларныӊ шәхесләрен ачыклау дәвам итә, җинаять эше алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев